Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара музеенда “Милли-мәдәни мирасыбыз: Кукмара” дигән китап тәкъдир ителде (фото)

"Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән" дигән сериядә дөнья күргән әлеге китап Кукмара төбәгендә яшәүче милләттәшләребез, аларның гореф-гадәтләре, тел үзенчәлекләре турында бай мәгълүмат бирә. Бу җыентыкта борынгы ташбилгеләр, шәҗәрәләр, тарихи шәхесләргә багышланган язмалар да урын алган. Шулай ук анда җирле халыкның авыз иҗаты, җыр-моңнары, җирле осталарның кул эшләре, авыллар тарихы белән танышырга мөмкин....

"Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән" дигән сериядә дөнья күргән әлеге китап Кукмара төбәгендә яшәүче милләттәшләребез, аларның гореф-гадәтләре, тел үзенчәлекләре турында бай мәгълүмат бирә. Бу җыентыкта борынгы ташбилгеләр, шәҗәрәләр, тарихи шәхесләргә багышланган язмалар да урын алган. Шулай ук анда җирле халыкның авыз иҗаты, җыр-моңнары, җирле осталарның кул эшләре, авыллар тарихы белән танышырга мөмкин. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәренең тикшеренү-эзләнүләрен туплаган әлеге басма үз укучыларын табар һәм андагы язмалар һәркемдә зур кызыксыну уятыр дип ышанабыз.

"Милли-мәдәни мирасыбыз: Кукмара" дигән китап 2016 елда нәшер ителгән. Аның төзүчесе һәм фәнни мөхәррире М.З.Вәлиева.

Китапны тәкъдир итү кичәсендә район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рузалия Галиева, музей директоры Ләбүдә Дәүләтшина, башкала кунаклары: Илсөяр Закирова, Рауза Солтанова, Флера Баязитова һәм галимнәргә ярдәм иткән кукмаралылар катнашты.

Эльвира Мөбарәкшина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев