16 май 2017 яңалыклары
-
Майда кыздырылган суган пәрәмәче
Язын иң популяр ризыкларның берсе - суган пәрәмәче, суган бәлеше. Бакчада көздән утыртылган суганның ямь-яшел кыяклары үсеп чыкты, димәк, суган пәрәмәче пешерү өчен иң кулай вакыт. Беренче эш итеп камыр куярга. Камыр җиңел булсын өчен суга гына басарга. Ярты стакан җылымса суга бер бал кашыгы шикәр комы, 5 грамм коры...
-
Кукмаралыларны иртәгә нинди һава торышы көтә?
Интернет челтәреннән алынган мәгълүматларга караганда, иртәгә, 17 майда синоптиклар Кукмарада аяз һава торышы фаразлый. Иртән һава температурасы +13, ә көндезге сәгатьләрдә +15, +16 градус тирәсе булачак, явым-төшем көтелми. Кояш 3.15 сәгатьтә чыга, ә 19.50 сәгатьтә офык артына кереп югала.
-
Олыязлылар өмәгә чыкты (фото)
Олыяз авыл җирлеге хезмәткәрләре, китапханәче, Олыяз, Балыклы,Казаклар авылы мәдәният йорты җитәкчеләре һәм техник хезмәткәрләре өмәгә чыктылар. Юл буенда үсеп утыручы посадкаларны чистарттылар һәм кәүсәләрен акшар белән агартып чыктылар. Китапханәче: Камалиева Сөмбелә.
-
Cыерлар көтүен «КАМАЗ»дан вәхшиләрчә бушатканнар (видео)
Беренчел мәгълүматлар буенча, әлеге хәл Иске Иштирәк авылындагы "Лениногорск" агрофирмасы бүлеге территориясендә килеп чыккан.
-
Елгадан яшүсмер мәете тапканнар
Коткаручылар әйтүенчә, елгадан агып баручы үсмер бала гәүдәсе хакында 112 хезмәтенә шалтыратып хәбәр иткәннәр. Мәетне судан чыгарып, экспертизага җибәргәннәр. Әлеге Буа районының Зөя елгасыннан табылган мәет мартта югалган 13 яшьлек Илназ Шибаев булуы ихтимал. Тикшерү бара. Матбугат.ру
-
Кукмара музеенда “Милли-мәдәни мирасыбыз: Кукмара” дигән китап тәкъдир ителде (фото)
"Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән" дигән сериядә дөнья күргән әлеге китап Кукмара төбәгендә яшәүче милләттәшләребез, аларның гореф-гадәтләре, тел үзенчәлекләре турында бай мәгълүмат бирә. Бу җыентыкта борынгы ташбилгеләр, шәҗәрәләр, тарихи шәхесләргә багышланган язмалар да урын алган. Шулай ук анда җирле халыкның авыз иҗаты, җыр-моңнары, җирле осталарның кул эшләре, авыллар тарихы белән танышырга мөмкин....
-
Җырчы Нурзадә: "Өемдә газ юк, ашарга пешерә алмыйм"
Популяр җырчы Нурзадәнең яңа йортка, яңа фатирга күчүе турында язган идек инде. Нурзадә ул вакытта йортларына әле дә газ кермәве хакында әйткән иде. Intertat.ru электрон газетасына билгеле булганча, Нурзадәдә әле дә газ юк. "Озакламый туган көнем. Йортта газ булмагач, үткәрмәм дигән идем, аннары шашлык пешерергә булдым. Үткәрсәм дә, үткәрмәсәм дә,...
-
Кукмарада "Игътибар - балалар!" акциясе бара
Хокук тәртибен һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү максатында республикада 15 майдан 5 июньгә кадәр "Игътибар - балалар!" акциясе оештырыла. Агымдагы елның 4 аенда республикада балалар катнашында 141 юл фаҗигасе булган, аларда 2 баланың гомере өзелгән, 146сы төрле тән җәрәхәтләре алган. Акция барган...
-
Кукмарада киез итек-киез комбинатының 150 еллыгы уңаеннан зур бәйрәм була (программа)
20 майда Кукмара киез итек-киез комбинатының 150 еллыгы уңаеннан үтәчәк бәйрәм чаралары программасы: 13.00-16.00 - Җиңү Паркы каршындагы мәйданда комбинат юбилее уңаеннан бәйрәм. Концерт. Ярминкә. 13.00 -20.00 - Күңел ачу, "Казан егетләре" төркеменең зур концерты. 22.00 - бәйрәм салюты. 22.00 - 23.00 - дискотека прогораммасы. 20.05.2017 ел - комбинат юбилее...
-
Кукмара аграр көллиятендә республика олимпиадасы үтте (фото)
Кукмара агар көллиятендә урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә "Авыл хуҗалыгы механизациясе" белгечлеген үзләштерүче студентлар арасында республика олимпиадасы узды. 15 белем йортыннан килгән егетләр компьютерда тестлаштыру узды, инглиз телендәге техник текстларны рус теленә тәрҗемә итте, технологик карта тутыру буенча үзләренең осталыкларын күрсәтте. Практик тур исә үз эченә пахот агрегатын эшкә әзерләү,...
-
Кукмара районында көн саен 222 тонна сөт савып алына
Cоңгы 15 көндә Татарстанда сөт җитештерү күләме 50,7 тоннага арткан.
-
Игътибар: “Хезмәт даны” газетасына язылу бәясе төшә!
Хөрмәтле газета укучылар! 11 майдан 21 майга кадәр газета-журналларга язылу декадасы игълан ителә. Ункөнлек дәвамында матбугат чараларына, шул исәптән "Хезмәт даны" газетасына быелның икенче яртыеллыгы өчен ташламалы бәядән язылырга мөмкин. Район газетасына 6 айга язылу бәясе 648 сум булса, декада чорында ул 596 сум 34 тиен тәшкил итә.