Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара кыңгырау чыңнарына күмелде (фото)

(Кукмара, 14 сентябрь, "Хезмәт даны", Алсу Идрисова). Бүген Петропавел чиркәвендә күптән көтелгән зур вакыйга булды: дин йортының яңа кыңгыраулары изгеләштерелде. Бер гасырга якын вакыт узганнан соң, Кукмарада кабат кыңгыраулар чыңы яңгырады. Тантанада район башлыгы Сергей Димитриев, Кукмара чиркәве протоиерее Сергий атакай, Нырья, Югары Чура, Вятка Аланы, Иске Бурецның чиркәү башлыклары,...

(Кукмара, 14 сентябрь, "Хезмәт даны", Алсу Идрисова). Бүген Петропавел чиркәвендә күптән көтелгән зур вакыйга булды: дин йортының яңа кыңгыраулары изгеләштерелде. Бер гасырга якын вакыт узганнан соң, Кукмарада кабат кыңгыраулар чыңы яңгырады. Тантанада район башлыгы Сергей Димитриев, Кукмара чиркәве протоиерее Сергий атакай, Нырья, Югары Чура, Вятка Аланы, Иске Бурецның чиркәү башлыклары, районның имам-мөхтәсиб урынбасары, Камышлы авылы имам-хатыйбы Рәдиф хәзрәт Тимергалиев һәм башкалар катнашты.
Петропавел чиркәвендә быел иганәчеләр ярдәме белән шактый гына төзекләндерү, яңарту эшләре башкарылды. Тантанада изге күңелле, мәрхәмәтле хәйриячеләр: Кукмара киез итек-киез комбинаты директоры Шамил Әхмәтшин, Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов, "Восток" җәмгыяте җитәкчесе Алексей Леонтьевларга православие җәмәгатьчелегенең "Рәхмәт хатлары" тапшырылды.
Чиркәү территориясенә урнаштырылган кыңгыраулар изгеләштерелгәннән соң, тантанага килгән һәркем чаң кагучы буларак үзен сынады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев