Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Күкшел авылыннан Миннегөл һәм Миннехан Абдуллиннарга карап сокланмый мөмкин түгел

Абдуллинарның бәрәңге бакчаларының яртысын биләп алган 60ка 8 метрлы зур теплица үзе генә дә ни тора!

Күкшел авылында гомер итүче Миннегөл һәм Миннехан Абдуллиннарга карап сокланмый мөмкин түгел: хезмәттән тәм табып, бер-берсен күз карашыннан аңлап, бер "дулкында" яши алар. Ә хуҗалыкларына килеп кергәч, менә кайда гомер итә икән бит тырыш кешеләр, дип шаккатасың: бәрәңге бакчаларының яртысын биләп алган 60ка 8 метрлы зур теплица үзе генә дә ни тора! Аның янында кечкенәрәк тагын бер теплица, анда йөз бройлер чеби, абзарларда унике сарык, үгезбозаулар бар. Ян бакчаларында да энә төртер урын юк: алмагачлар, суган-сарымсак, чәчәк түтәлләре... Әле басудагы ун сутый җиргә дә бәрәңге утыртканнар.

Барысына да ничек өлгерәләр диген! Шуңа күрә күңелемдә туган беренче соравымны бирергә ашыктым.

-Бу кадәр хуҗалыкны икегез генә алып барасызмы?

-Әйе, сәламәтлек булганда эшләп көн күрүнең бер авырлыгы да юк, без аннан тәм табып, рәхәтлек алып яшибез. Ирем белән икебез бергә нәрсә уйлыйбыз, шуны чынга ашырырга тырышабыз. Шулай яшәгәндә, тормыш үзе бер күңелле бит ул, - диде Миннегөл апа.

Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk