Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Каз бәбкәләре Зур Кукмарага китте (фото)

"Тәгәри китте сары йомгак" акциясенә нәтиҗә ясалды Ярата шул безнең халык кош-корт үстерергә. Каз итеннән тәмле бәлешләр, өчпочмак, мантый, каз шулпасы пешерергә, түшкә-түшкә казларны күчтәнәчкә таратырга... Каклаган казы гына да ни тора бит! Данлыклы Татар Толлысы казлары хуҗасы Линар Баһаманов та газета укучыларыбызны сөендереп, бер абунәчебезгә 15 каз бәбкәсе бүләк...

"Тәгәри китте сары йомгак" акциясенә нәтиҗә ясалды

Ярата шул безнең халык кош-корт үстерергә. Каз итеннән тәмле бәлешләр, өчпочмак, мантый, каз шулпасы пешерергә, түшкә-түшкә казларны күчтәнәчкә таратырга... Каклаган казы гына да ни тора бит!

Данлыклы Татар Толлысы казлары хуҗасы Линар Баһаманов та газета укучыларыбызны сөендереп, бер абунәчебезгә 15 каз бәбкәсе бүләк итәргә булды. Әлеге акциядә катнашу өчен 2 - 26 майда "Хезмәт даны" газетасына язылып, квитанциясен редакциягә алып килеп күрсәтергә яки күчермәсен почта аша юлларга кирәк иде.

Бүген, 29 майда акциягә йомгак ясалды. 15 каз бәбкәсе Зур Кукмараның Норма урамында яшәүче Марзыя Хәйретдиновага чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев