29 май 2017 яңалыклары
-
Каз бәбкәләре Зур Кукмарага китте (фото)
"Тәгәри китте сары йомгак" акциясенә нәтиҗә ясалды Ярата шул безнең халык кош-корт үстерергә. Каз итеннән тәмле бәлешләр, өчпочмак, мантый, каз шулпасы пешерергә, түшкә-түшкә казларны күчтәнәчкә таратырга... Каклаган казы гына да ни тора бит! Данлыклы Татар Толлысы казлары хуҗасы Линар Баһаманов та газета укучыларыбызны сөендереп, бер абунәчебезгә 15 каз бәбкәсе бүләк...
-
Машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгәннән соң, таныклыкны тапшыру мәҗбүриме?
Машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән шоферларның кайберләре машина йөртү таныклыгын ДАИ бүлегенә тапшырырга ашыкмый. "Суд карары чыкканнан соң, машина йөртүче таныклыгын өч көн эчендә яшәү урыны буенча ДАИ бүлегенә тапшырырга тиеш. Машина йөртүне чикләү вакыты таныклыкны тапшырган көннән алып кына исәпләнә башлый", - ди Мөслим районы буенча ДАИ начальнигы Айнур...
-
Татарстанга давыл якынлаша
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шундый кисәтү таратты.
-
Минем әни кайда икән? (ЯЗМЫШ)
Газета битләрендәге гыйбрәтле хәлләрне, төрле язмышлы кешеләр турында укып барам. Быел миңа 24 яшь тулды. Март аенда никах укытып, кияүгә чыктым. Әмма ул көнем бер яктан бәхетле булса да, икенче яктан бик моңсуга әйләнде. Никахым көнне әти-әнием бар җыелган халык алдында, безне котлаганда, минем ятим бала икәнемне әйтте. Бер мәлгә...
-
Кукмараның яшь ЮИДчылары Яр Чаллыдан җиңү белән кайтты (фото)
Яр Чаллыда "Имин тәгәрмәч" республика конкурсының финалы узды. Манзарас мәктәбе командасы бәйгедә уңышлы чыгыш ясады һәм 2016-2017 уку елы нәтиҗәләре буенча иң яхшы яшь юл хәрәкәте инспекторлар отряды дип танылды. Команданың җитәкчесе, Манзарас мәктәбе укытучысы Илшат Шәфигуллин юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча укытучылар арасында узган бәйгедә беренче урынны алды.
-
Юган тәрәзә пыяласына тузан кунмасын өчен нишләргә?
Җәйгә чыккач, тәрәзә пыялаларын еш юарга туры килә. Бу хезмәтне бераз җиңеләйтү юллары бар. Түбәндәге катнашма белән юсагыз, тузан пыялага ябышмый, тәрәзәгез һәрчак чиста булачак. Бер литр җылымса суга 2 аш кашыгы 80 процентлы уксус эссенциясе, 2 аш кашыгы глицирин, 1 аш кашыгы нашатырь спирты салып, губка ярдәмендә башта тәрәзәгә...
-
Вәгазьгә рәхим итегез!
1 июньдә Кукмара Үзәк мәчетендә "Мөселманнар җыены" кысаларында вәгазь кичәсе үткәрелә. Анда Питрәч районы Иске Шигали авылының имамы, якташыбыз Таһир хәзрәт Сафиуллин катнашуы көтелә. Башлана 18 сәгать 30 минутта. Рәхим итегез!
-
Бәхил бул, яратканыбыз, тыныч йокла!
Диләрә апа белән Габделхәй абый бер-берсеннән башка яши алмаучы, бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларын да, кайгыларын да бергә уртаклашып яшәүче иң матур пар булдылар. Бу искиткеч матур гаиләдә булып, эчкерсез тыйнак апа һәм абый белән сөйләшеп утыру үзе бер бәйрәм иде. Аларның үзара җылы мөнәсәбәтләре, ягымлы күз карашлары бер-берсен ничек хөрмәт...