Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” конкурсы җиңүчеләре арасында кукмаралылар да бар (фото)

Татарстанның ике дәүләт теле - татар һәм рус телләрен өйрәтүдә югары күрсәткечләргә ирешүче балалар бакчаларын ачыклау максатында республикада "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" конкурсы узды. Анда 155 балалар бакчасы катнашты. Конкурс комиссиясе әгъзалары, шәһәрләргә һәм районнарга чыгып, сабыйларның татар һәм рус телләрен белү дәрәҗәсен, тәрбиячеләрнең эшчәнлек системасын урыннарда билгеләделәр. Шушы...

Татарстанның ике дәүләт теле - татар һәм рус телләрен өйрәтүдә югары күрсәткечләргә ирешүче балалар бакчаларын ачыклау максатында республикада "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" конкурсы узды. Анда 155 балалар бакчасы катнашты. Конкурс комиссиясе әгъзалары, шәһәрләргә һәм районнарга чыгып, сабыйларның татар һәм рус телләрен белү дәрәҗәсен, тәрбиячеләрнең эшчәнлек системасын урыннарда билгеләделәр. Шушы көннәрдә Түбән Кама шәһәрендә бәйгегә нәтиҗә ясалды. Поселокның "Каенкай" балалар бакчасы (мөдир Людмила Владимирова, өлкән тәрбияче Лариса Владимирова), җиңүчеләр исемлегенә кереп, диплом, Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Республиканың 15 иң яхшы тәрбиячесе арасында Ядегәр балалар бакчасы тәрбиячесе Камәрия Вафина да бар. Аңа Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев