7 июль 2016 яңалыклары
-
Данир Сабировның кызы чит илдән зур бүләк белән кайткан!
Юмор остасы Данир Сабиров гаиләсе белән Кипрдан ялдан кайтып төште. Билгеле булганча, Сабировларның 6 яшьлек олы кызлары Мәрьям нәфис гимнастика белән шөгыльләнә, төрле ярышларда катнашып дәрәҗәле урыннарга лаек була. Кипрда да Мәрьям тик ятмаган, осталыгын күрсәтеп бүләк откан! - Мәрьям 3 яшьтән бирле нәфис гимнастика белән шөгыльләнә. Кипрга баргач та...
-
Июль һәлакәте: Татарстан юлында 11 кешенең гомере өзелгән
5-6 июльдә ЮХИДИ хезмәткәрләре Татарстанда исерек килеш руль артына утырган 38 кешене тоткарлаган. Юл йөрү кагыйдәләрен бозып, рөхсәт ителмәгән урында каршы як хәрәкәт полосасына чыгуның - 109, балаларны махсус креслога утыртмауның - 114, куркынычсызлык каешы эләктермәүнең 987 очрагы теркәлгән. Июльнең 6 көнендә республика юлларында кеше сәламәтлегенә зыян китергән 85 юл-транспорт...
-
Көтелмәгән бәхет
Әнисә сискәнеп уянганда таң сызылып килә иде инде. Хатынның сулышы кысыла, йөрәге атылып чыгардай булып тибә. Җан әрнүенә түзә алмыйча, иреннәрен тешләп, елап җибәрде ул. Әнисәнең төшенә яшьли бакыйлыкка күчкән ире керде. Ул хатынын кочаклап алды да, баскычның иң югары басмасына күтәреп куйды. "Шунда гына басып тор, сине берәү килеп...
-
Күрше районда җиләккә барган ир-ат аюдан чак качып котылган
Мамадыш районы еланнарга "бай" булуы белән генә түгел, соңгы елларда аюлар еш күренә торган район буларак та "таныла" башлады. Бу көннәрдә генә Уразбахты белән Дегетле авыллары арасында - халык җиләккә иң күп йөри торган урында, бер ир кеше аю күргән. Болындагы җиләклек кеше күп йөреп тапталып беткән булгач, җиләкче урман...
-
Күрше Мамадыш районында соңлап кына Сабан туе уздыралар
9 июльдә Мамадыш районының Югары Кыерлы авылында Авыл җыены уздыралар. Бәйрәмдә Мамадыш районы талантларыннан тыш, Илдар Әхмәтов, Илнар һәм Ленар Сәйфиевлар, Айгөл Рәхимова, Гөлназ Сираева, Булат Шәрипов һәм Фәнил Вакказов, "Сәйдәш" бию төркеме катнаша. Бирегә ел саен мамадышлылар гына түгел, Татарстанның төрле төбәкләреннән бик күп халык агыла. Матур табигать кочагында...
-
Аерылышырга теләүчеләр белән психологлар эшләячәк
8 июль - Россиядә тугызынчы тапкыр Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтеләчәк. Яшь парлар бу көнне гаилә җепләре белән бәйләп калырга тырыша, дистә еллар бергә тату гомер иткән юбилярлар исә яңа гына гаилә коручыларга үрнәк итеп куела. Шулай ук быел 8 июльне "Аерылышуларсыз көн" дип үткәрергә ниятлиләр. Таркалучы...
-
Лубянда юл фаҗигасе: мотоциклчы һәм пассажиры зыян күргән (фото)
6 июльдә, төнге сәгать уникенче яртылар тирәсендә, Лубян авылында юл фаҗигасе була. Урман-техник көллиятенең 1 курс студенты транспорт йөртү таныклыгы булмаган килеш ИЖ-Планета мотоциклы белән хәрәкәт итә, юл йөрү кагыйдәләрен боза, мотоциклының уң ягы белән күпернең тимер култыксасына бәрелеп китә, соңыннан руль белән идарә итүен югалтып, юлның каршы як полосасына...
-
"Нараткай"да ял итүчеләр юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерде (фото)
Районыбызның ЮХИДИ хезмәткәрләре "Нараткай" лагерендә ял итүчеләр белән юл йөрү кагыйдәләренә багышланган чара уздырды. Балалар юл билгеләрен тану, башваткыч чишү, табышмаклар уйлау, сәнгать номеры күрсәтү буенча көч сынаштылар. Катнашучыларның барысына да истәлек бүләкләре тапшырылды.
-
“Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” конкурсы җиңүчеләре арасында кукмаралылар да бар (фото)
Татарстанның ике дәүләт теле - татар һәм рус телләрен өйрәтүдә югары күрсәткечләргә ирешүче балалар бакчаларын ачыклау максатында республикада "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" конкурсы узды. Анда 155 балалар бакчасы катнашты. Конкурс комиссиясе әгъзалары, шәһәрләргә һәм районнарга чыгып, сабыйларның татар һәм рус телләрен белү дәрәҗәсен, тәрбиячеләрнең эшчәнлек системасын урыннарда билгеләделәр. Шушы...