Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Халыкны ни борчый? Моны өйрәнү “Бердәм Россия” партиясе өчен бик мөһим

(Кукмара, 2 сентябрь, "Хезмәт даны", Гөлҗофар Миннеханова) Татарстанның барлык районнарында "Бердәм Россия" сәяси партиясенең күчмә җәмәгать кабул итү бүлмәләре эшли. Әлеге проект сайлау алды агитациясе программасы кысаларында тормышка ашырыла. Җәмәгать кабул итү бүлмәсе Кукмарабызга инде икенче тапкыр килде. Казаннан юл алган автобус Җиңү Паркы каршындагы мәйданда урнашты. Көнозын койган яңгыр...

(Кукмара, 2 сентябрь, "Хезмәт даны", Гөлҗофар Миннеханова) Татарстанның барлык районнарында "Бердәм Россия" сәяси партиясенең күчмә җәмәгать кабул итү бүлмәләре эшли. Әлеге проект сайлау алды агитациясе программасы кысаларында тормышка ашырыла. Җәмәгать кабул итү бүлмәсе Кукмарабызга инде икенче тапкыр килде. Казаннан юл алган автобус Җиңү Паркы каршындагы мәйданда урнашты. Көнозын койган яңгыр кабул итүне иркенләп ачык һавада үткәрергә мөмкинлек бирмәсә дә, әлеге "тәгәрмәчле бүлмә"гә һәркем үзен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итеп, "Бердәм Россия" партиясеннән Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларга үтенеч-тәкъдимнәрен җиткерә ала иде.

Кукмаралыларны кабул иткәннән соң, партиянең "Көчле Татарстан! Бердәм Россия" дигән шигаре язылган автобус Зур Кукмара авылына юнәлде. Җәмәгать кабул итү бүлмәсе хезмәткәрләре барлыгы 36 райондашыбызның гозерен игътибар белән тыңлап, "Бердәм Россия" партиясеннән Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларга тапшыру өчен теркәп бардылар. Республикабыздан сайланачак депутатлар үз эшләрен шушы тупланган тәкъдимнәр-үтенечләргә таянып оештырачаклар.

Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев