Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фото: Манзарас буасында киң колачлы эш бара

Кукмара төбәгендә катамараннарда яки су чаңгысында йөрүегезне бүгенге көндә күз алдына да китерә алмыйсыздыр әле, әйеме? Әмма берничә елдан, ә бәлки, киләсе елда ук теләге булган һәркем Оштырма елгасы киңлекләрендә спортның әлеге төре белән шөгыльләнел, ял итә алыр дип көтелә.

Һәм бу планны тормышка ашыру буенча Манзарас буасында бүгенге көндә киң колачлы эш бара. Дөрес, биредә хәзергә эшнең "кара өлеше" генә күренә әле: куәтле экскаваторлар җирне актара, аны КамАЗларга төйиләр, бер урында кран нидер күтәрә, эретеп ябыштыручыларның торба кисүләреннән күзләр камаша, әзер бетон белән яр буйлары ныгытыла. Кыскасы, буа мәйданчыгы кырмыска оясын хәтерләтә: без барганда биредә 30 лап кеше, 16 төр техника эшли иде.
- Эш күләме, чыннан да, зур, - дип килешә Саба ПМК-"Мелиорация" мастеры Рафис Әхмәтшин. - Без һәрнәрсәне тиешле таләпләргә туры китереп башкарабыз. Самаралылар үзләренә тапшырылган эшнең 40 процентын үтәделәр инде. Ә аннан соң без, буадан башлап, Сабантуй мәйданчыгына чыга торган күпергә кадәр булган ярны (ул барлыгы 1300 метрны тәшкил итә, төзекләндерү эшенә керешәчәкбез). Ике яклап үскән агачларны кисәсе, яңа күпер ясыйсы бар. Манзарас буасының биеклеге 3 метр, иң киң урыны 300 метр булачак дип көтелә.
Лилия НУРГАЛИЕВА, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев