Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бусагада - кыш. Ул ничек килер?

Җәй уртасында ук киләсе кыш турында борчыла башларга күнегеп киләбез бугай. Ник дигәндә, интернет челтәрен кайчан гына ачсаң да, нәкъ шундый хәбәргә юлыгасың. Быел кыш бик үзенчәлекле булачак, аномаль салкыннар көтелә, җылы киемнәрне алдан ук хәзерләп кую хәстәрен күрергә кирәк, янәсе. Кайбер язмаларда синоптикларның, күрәзәчеләр, галимнәрнең фикерләренә сылтамалар да урын...

-И-и, ниләр генә сөйләмиләр бит хәзер. Әмма Табигать-Анага каршы бару, аның кануннарын үзгәртү мөмкинме соң?! Иң элек галәмне глобаль җылыну көтә, тиздән төньякта урнашкан төбәкләрдә дә җылы як җимешләрен үстерә башлаячакбыз, дигәннәр иде. Дөрес, күп бакчачылар хәзер виноград, слива, грушаларның үзе ашый. Тик менә банан, ананас өлгерерлек эсселәрне күрергә туры килер микән?! Юктыр, мөгаен. Чөнки фикерләр кабат үзгәргән бит: 50 ел эчендә глобаль салкынаю башланачак, ә 2055 елда кече боз чорына керәчәкбез, уртача һава температурасы шактый түбән төшәчәк икән. Кеше сүзен тыңла, үзеңчә эшлә, дигән борынгылар. Шуның өчен мин бары тик үз фаразларыма гына таянам, - ди Салих абый.

Авыл синоптигы көн саен үзенең көндәлегенә һава температурасы, явым-төшемнәр, истәлекле вакыйгаларны терки. Һава торышы хәзергә кадәр ун елдан ун елга туры килеп барган. Быелгы җәй дә 2007 ел белән тәңгәл килгән.

-Бүгенгедәй хәтердә: моннан ун ел элек Сабантуйлар вакытында көннәр салкынча торды, бәйрәмнәргә хәтта өскә куртка киеп чыктык. Быел да җылы булмады бит. Җәй дә яңгырлы килде. Аның каравы, игеннәрдән мул уңыш җыеп алдык, "икенче икмәк"тән дә зарланырлык түгел иде.

-Ә менә кыш ничек килер икән соң?

-2007 елда беренче кар 5 ноябрьдә яткан. Ноябрь бәйрәмнәреннән соң көннәр салкынайтып җибәргән, һава температурасы -7, -14 градус тирәсендә тирбәлгән. 1997 елның ноябрь башында да көннәр салкын торган. Олы малларны чалырга була, дип тә теркәп куйганмын. Декабрьдә исә салкынлык хәтта -27, -33 градуска җиткән. 2008 елның 1, 11 гыйнварында да -20, -33 градус салкынлык күзәтелгән. 22, 27 гыйнварда күп итеп кар яуган, буран чыккан. Ә менә февральдә җылытып җибәргән, яңгыр яуган көннәр дә булган. 31 мартта кар бөтенләй эреп беткән, 9 апрельдә инде басуларда тырмага чыкканнар. - Быел исә беренче кар бөртекләре 27-28 сентябрьдә очкалады. Бу халык сынамышы буенча, 40 көннән кар ятачак, дигән сүз. Димәк, тиздән ныклап кар явуы ихтимал. Гомумән алганда, быелгы кыш алай зәмһәрир салкын булырга охшамаган.

Интернет челтәрендәге һава торышы турындагы мәгълүматлар көн саен диярлек үзгәреп тора. Бүген карасак, көннәр җылы булырга, ә иртәгәсен инде көчле салкыннар башланырга мөмкин. Шуның өчен алдан баш ватмыйк, вакыт үзе күрсәтер диясе генә кала. Иң мөһиме: туган һәр көнгә сөенеп яшик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев