8 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Мәдәният яңалыклары
Олыяз мәдәният йортында "Үзе гади, үзе гали" дигән бәрәңге бәйрәме, Мәмәширдә "Җырланмаган әле безнең җыр" дигән ветераннарның иҗат кичәсе, Югары Шәмәрдән, Аман-Оштырма, Пчеловод, Каенсар, Байлангар, Ятмас Дусай мәдәният учакларында бәйрәм концертлары, Чишмәбашта "Яшик сөенеп кенә", Иске Очада "Традицияләрне онытмыйча", Чарлыда "Тынычлык һәм теләктәшлектә" дигән чаралар, Камышлыда "Могжизалар кыры" узды. Кукмара...
-
“Выше радуги” төркеменә йөрүчеләр бәйрәм концертында катнашты
"Выше радуги" ансамбле Кукмара балалар иҗат академиясендә Октябрь революциясенең 100 еллыгы уңаеннан оештырылган чарада катнашты. Укучылар, бәйрәм концертын ачып җибәреп, "Пионерская плясовая" дигән җыр башкардылар. Регина Вәккасова хәбәре һәм фотосы
-
Кукмарада дини гыйлем күтәрү курслары үткәрелде
Кукмара районында мәчетләр каршында башлангыч дини гыйлем бирүче мөгаллимнәр өчен белем күтәрү курслары оештырылды.
-
Кукмарада быел 225 җинаять кылынган
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның 10 аенда районда 225 җинаять (2016 елда - 269) теркәлгән.
-
Бусагада - кыш. Ул ничек килер?
Җәй уртасында ук киләсе кыш турында борчыла башларга күнегеп киләбез бугай. Ник дигәндә, интернет челтәрен кайчан гына ачсаң да, нәкъ шундый хәбәргә юлыгасың. Быел кыш бик үзенчәлекле булачак, аномаль салкыннар көтелә, җылы киемнәрне алдан ук хәзерләп кую хәстәрен күрергә кирәк, янәсе. Кайбер язмаларда синоптикларның, күрәзәчеләр, галимнәрнең фикерләренә сылтамалар да урын...
-
Вәгазьгә рәхим итегез!
10 ноябрьдә Зур Кукмара авылы мәчетендә Казанның Идел буе һәм Вахит районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин вәгазе була. Башлана сәгать 19.00дә. Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, район имам-мөхтәсибе Фото: wellery.ru
-
Фото: Гөрләшеп яшик, дуслар
Югары Арбаш мәдәният йортында "Гөрләшеп яшик, дуслар!" исемле бәйрәм кичәсе булып үтте.
-
Кукмарада “Легаль булмаган абонент” дигән операция бара
7 ноябрьдән 7 декабрьгә кадәр районда "Легаль булмаган абонент" дигән операция бара. Аның максаты: паспортсыз, ягъни рәсми рәвештә теркәмичә генә кәрәзле телефон өчен сим-карта сатучыларның эзенә төшү. Кемгәдер әлеге ысул белән сим-карталы булу, бәлки, уңайлыдыр да. Әмма бары тик теркәлгән очракта гына номер буенча җинаятьчеләрне ачыкларга, шул ук телефон караклары,...
-
Кукмарадан Әнвәр Хәсәнов “Кинотаврик” балалар иҗаты халыкара фестиваль-конкурсында катнаша
9 ноябрьгә кадәр Сочида Россиянең әйдәп баручы актер һәм режиссерлары катнашында "Кинотаврик" балалар иҗаты халыкара фестиваль-конкурсы уза. Фестивальдә Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең театр бүлеге укучысы Әнвәр Хәсәнов (күппрофильле лицей, җитәкчесе Регина Вәккасова) да катнаша.
-
Үзара салым: Каенсар җирлегендә нинди эшләр башкарылган?
Үзара салым программасының авылдагы проблемаларны хәл итү өчен гамәлгә кертелгәнен һәм аның кирәклеген күпләр аңлый. Программаның асылы шуннан гыйбарәт: җирлекләрдә башкарыласы эшләр өчен, референдум нигезендә, һәр кешедән билгеле бер суммада акча җыела, гади итеп әйткәндә, салым түләнелә. Җыелган акчаның һәр сумы өчен дәүләт 4 сум өсти. Әйтик, 100 мең сум...
-
Кукмара полициясе сувенир итекләргә зыян салучыларны эзли
4 ноябрьдә район Эчке эшләр бүлегенең дежур частенә Җиңү Паркы каршындагы мәйданга урнаштырылган сувенир итекләрнең бер өлешендә утлары янмау турында хәбәр алына.