Бөтендөнья татар конгрессы делегатлары - Кукмарада (фотолар)
2-6 август көннәрендә Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды уза. Анда дөньяның 41 иленнән һәм Россиянең 73 регионыннан 1000 делегат, мәртәбәле кунаклар һәм бер төркем журналист катнаша. Делегатлар арасында районыбызның "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина да бар.
Корылтай делегатлары "Татар халкының телен һәм рухи мирасын саклау һәм үстерү платформасы"; "Гаилә, демография, милли тәрбия"; "Татар эшмәкәрлеге һәм иганәчелек" дип исемләнгән дискуссия мәйданчыкларында эшләделәр, фикер алыштылар, "Татар мөһаҗирлеге музее һәм татар халкының портрет галереясе" дип исемләнгән түгәрәк өстәлдә һәм башка бик күп чараларда катнаштылар.
Пленар утырышта исә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм аның каршында эшләүче иҗтимагый оешмаларның узган 5 ел аралыгындагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгарылды.
Бүген, 5 август көнне Съезд делегатлары һәм кунакларын Кукмара шәһәрендә кабул иттек. Вахит авылы мәдәният йортында башланып киткән чара концер номерлары белән үрелеп барды. "Урал" һәм Вахитов исемендәге хуҗалыкларның мега-фермалары да кунакларның игътибарыннан читтә калмады. Кукмараның "Туган төбәкне өйрәнү" музеена, мәдрәсәгә экскурсия, "Йолдызлык" балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларның чыгышлары белән танышу Съезд делегатларында уңай тәэсирләр калдырды.
Районыбызның Киндеркүл авылы янындагы Сабантуй мәйданы исә кунакларны җыр-моң белән каршы алды. Районыбыз үзешчәннәре, фольклор ансамбльләрнең чыгышлары көчле алкышларга күмелде. Җыр-биюләрдән беркем читтә калмады. Күпмилләтле халкыбызның тормыш-көнкүрешен чагылдырган "йортлар", киез итек-киез, тегү фабрикасы, металл савыт-сабалар заводының күргәзмәләре дә кунакларга бик ошады. Милли уеннар, күңел ачу - кече Сабантуйда боларның һәммәсе дә бар иде.
Съезд делегатлары һәм кунаклары кичкә кадәр рәхәтләнеп ял итте, аралашты, фикер алышты. Кунаклар Кукмарадан җылы тәэсирләр алып юлга кузгалдылар.
Алсу СӘЛӘХЕТДИНОВА хәбәре, Эльвира МӨБАРӘКШИНА фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев