5 август 2017 яңалыклары
-
Абыйсының башын кадак суыргыч белән тишкән
34 яшьлек ир-ат Казан шифаханәләренең берсенә китерелгән. Залесный бистәсендә яшәүче шифаханәгә китерелгәндә исерткеч эчемлек кулланган була. Полиция ачыклавынча, 1983 һәм 1986 елгы исерек ир туганнар арасында бәхәс чыккан. Нәтиҗәдә энесе абыйсының башына кадак суыргыч белән китереп суга.
-
"Извините я не хотела": Официант Илсөя Бәдретдиновадан гафу үтенгән
Илсөя Бәдретдинова телефонына банк картасыннан акча алынганда сандугачлар сайрый торган тавыш куйган. Әлеге тавыш бик кызыклы хәл китереп чыгарган. Бу хакта җырчы көлеп үз Инстаграмында бәян итә (үзгәртмичә бирәбез): "Картадан акча киткэндэ сандугачлар сайрый торган тавыш куйган идем. Бер айга чыдадым... сандугачларны курэ алмаслык дэрэжэгэ життем. Буген ,кофе эчкэн очен...
-
Бөтендөнья татар конгрессы делегатлары - Кукмарада (фотолар)
2-6 август көннәрендә Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды уза. Анда дөньяның 41 иленнән һәм Россиянең 73 регионыннан 1000 делегат, мәртәбәле кунаклар һәм бер төркем журналист катнаша. Делегатлар арасында районыбызның "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина да бар.
-
Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды резолюциясе
2017 елның 2-3 август көннәрендә Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды булып узды. Анда Татарстан Республикасыннан, Россия Федерациясенең 73 төбәгеннән һәм 41 чит илдән 811 делегат һәм 207 кунак катнашты.