Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәрәңгене тараттык, чиратта - катнаш азык (фото)

Язга чыккач, иң кирәкле әйберләрнең берсе дип, моннан бер ай элек киләсе яртыеллык өчен газетабызга язылучылар арасында дүрт капчык бәрәңге уйнатырга булдык. Бу турыда райондашларыбызга да "Утыртсаң дүртне - алырсың ундүртне" дигән акция башлануы турында газетабызның һәр санында хәбәр итеп тордык. Безнең үтенечебезгә колак салып, "Гала" сортлы орлык бәрәңгесе белән...

... Шушы акция кысаларында, ягъни 10 марттан 6 апрельгә кадәр "Хезмәт даны"на язылып, квитанция күчермәсен (күчермәне генә сорасак та, күпләр квитанциянең үзен конвертка салганнар иде, алар бездә сакланачак. - авт) почта аша юллаучылар яки редакциягә алып килеп күрсәтүчеләр махсус исемлеккә теркәлеп барылды. Акция срогы чыккан көнне әлеге исемлекне һәм саннар сугылган кәгазьләрне әзерләп куйганнан соң, редакциягә "үз аягы белән" килеп керүчене көтә башладык. Гадәттә, без мондый очракларда реклама бирергә килүчеләрдән отыш ияләрен ачыклауны сорый идек. Ярты сәгатьләп көтсәк тә, ишек ачып керүче булмады. Ниһаять, ишектә Кукмараның Восточная урамында яшәүче Нәкыйп абый Кәримуллин күренде. Бер көн алда гына әлеге урамда булып, андагы чүп-чарларны фоторәсемгә төшереп, үзе белән сөйләшеп кайткан идек. Түзмәгән, шул уңайдан өч битле язма алып килгән. Язманы киләсе саннарда газетада урнаштырырга вәгъдә бирдек тә, аның каршысына саннар тутырылган тартма китереп куйдык.

-Без үзебез район газетасына язылырга өлгермәгән идек әле, айның 12сендә пенсия килә, шуннан соң язылабыз, - дип, Нәкыйп абый кулына беренче кәгазьне алды. Исемлектә 318 саны белән Кукмараның Ленин урамы, 81-1 йортта яшәүче Нәфисә Ибраһимова теркәлгән иде. Калган отыш ияләре дә ачыкланды: Түбән Казаклар авылыннан Ильяс Галимов, Манзарастан Рәмзия Тимерханова, поселокның Эшчеләр тыкрыгы урамы, 48 йортта яшәүче Рафаэль Мөхлисовларның берәр капчык бәрәңгегә ия булулары беленде.

Нәфисә апа белән генә элемтәгә чыгып булмады, калганнары белән шалтыратышып, сөенечләре белән уртаклаштык.

Иң беренче булып, ирле-хатынлы Мөхлисовлар килеп җиттеләр. "Бакчабыздагы туфрак начарланды, ниндидер авыру эләкте. Шуңа күрә бакчаны берничә ел ял иттерергә киңәш бирделәр. Бәрәңгене әнигә бирәбез, ул бик кызыккан иде, - диде озак еллар үзәк дәваханәдә хисапчы булып эшләгән Рузалия ханым. - Гомеремдә беркайчан да, берни дә отканыбыз булмады, рәхмәт инде сезгә, сөендердегез".

Ә бер капчык бәрәңгене редакциянең күршесендә генә яшәүче Нәфисә апа Ибраһимованың өенә илтеп бирдек. Капка төбендә машинабызны күреп, анда үзенә тиешле бер капчык бәрәңге барлыгын белеп, чын мәгънәсендә шаккатты ул. Үзәк дәваханәнең балалар бүлегендә шәфкать туташы булып эшләгәннән соң, ул Яр Чаллы шәһәренә күченеп китә. Анда да шушы һөнәрен дәвам итә, лаеклы ялга чыккач, кире Кукмарага кайталар. Кызганыч, бер ел элек тормыш иптәше вафат булган.

-Мин редакциягә килеп, альтернатив подпискага язылдым. (Бу очракта газетаны хат ташучылар өйгә китерми, редакциядән килеп аласы була. - авт.) Квитанцияне кулыма алып, исемлеккә теркәлгәч: "Их, ике чиләк кенә булса да бәрәңге отасы иде", - дип уйладым. Фәрештәләрнең "Амин" дигән чагына туры килгәндер инде, насыйп булды бит, менә, - дип, зур рәхмәтләр белән озатып калды ул безне.

Чираттагы отыш иясе - Рәмзия Тимерханова Манзарасның Тау асты урамында яши. Ул сөт-май комбинатында эшләп лаеклы ялга чыккан. Кызык, 2015 елда Вахитов исемендәге хуҗалык бүләк иткән дүрт капчык "Гала" сортлы бәрәңге аларның терәлеп торган күршесе Әхәт абый Рәхмәтуллинга чыккан иде. Быел менә Рәмзия апаны сөендердек.

- Кеше ничек ота икән дип, гел аптырый идем мин, - дип каршы алды ул безне. - Әле беркөнне генә редакциягә килеп, акциядә 335нче кеше булып исемлеккә язылып кайткан идем. Ул көнне авырып та тора идем, шулай да үземдә көч табып, квитанцияне күрсәтергә дип махсус чыгып киттем. Сизенгән шикелле килеп чыкты бит әле бу. Шулхәтле сөендем, куандым, сезгә дә, "Урал" хуҗалыгы җитәкчесенә дә зур рәхмәт.

Түбән Казаклар авылыннан Ильяс абый Галимов гаиләсе эшмәкәр булып чыкты. Улы Илмир килеп алып китте бәрәңгене. "Невский", "Гала" сортлы орлыклык бәрәңгебез бар иде инде, кызыксынып кына квитанцияне җибәргән идем", - дигән иде телефон аша сөйләшкәндә Фәния апа Галимова. Нишлисең бит, отыш, халык әйтмешли, бәхет эше инде ул.

Чиратта яңа акция, җәмәгать. Бу юлы "Тойма" хуҗалыгында ясалган 50 килограммлы өч капчык катнаш азык уйнатачакбыз. "Тойма"га баргач, үзебезнең күз алдында бодай, борчак, арпаны ваклап, витаминнар кушып ясап бирделәр. Җитәкчесе Рәҗәп Галиев та: "Шәп катнаш азык бу, күреп торасыз, ашлык калдыкларыннан ясалмаган. Иманым камил, бер куллангач, ошатып, тагын сорап киләчәкләр әле безгә", - диде. Шуны да әйтеп үтик, Рәҗәп абый акциябезнең иганәчесе булырга үзе теләк белдерде, рәхмәт аңа.

Шулай итеп, чебеш, каз-үрдәк бәбкәләре асраучыларга менә дигән бүләк бу. Форсатны ычкындырмыйк, 12-28 апрель көннәрендә район газетасына язылып, акциядә актив катнашыйк. Акциянең шартлары элеккечә үк. Аңа 3 майда йомгак ясалачак.

"Хезмәт даны" газетасына районның почта бүлекчәләрендә һәм редакциягә килеп язылырга мөмкин. Ярты елга язылу бәясе - 648 сум.

Акцияне оештыручы - "Хезмәт даны" газетасы редакциясе.

Акциянең сроклары - 2017 елның 12-28 апреле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев