Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Авылда печән өсте

...Киң селтәнеп, әти печән чаба. Бер көйгә салынган чалгы тавышы урманда кошлар сайравын да басып китә кебек. Агач-куак асларындагы юка үләнле җирләргә әти мине кертеп җибәрә: "Бар, кызым, менә бу тирәдә селтән..." Мин - мәктәп укучысы гына шул әле. Чалгым да кечкенә, беләкләрем дә бик нечкә. Кыяклы үлән һич кенә...

...Киң селтәнеп, әти печән чаба. Бер көйгә салынган чалгы тавышы урманда кошлар сайравын да басып китә кебек. Агач-куак асларындагы юка үләнле җирләргә әти мине кертеп җибәрә: "Бар, кызым, менә бу тирәдә селтән..." Мин - мәктәп укучысы гына шул әле. Чалгым да кечкенә, беләкләрем дә бик нечкә. Кыяклы үлән һич кенә дә чалгыга бирешергә теләми, җитмәсә, тигәнәк сабаклары, куаклар да селтәнергә ирек бирми. Юк, никадәр генә тырышсам да, кишәрлегем әти артыннан калган кебек пөхтә кыркылмый, җиргә сыланган үләннәр дә артымнан ук торып баса. Миңа күрсәтмәскә тырышып, әти аларны әллә ни арада гына чаж-чож китереп ала. Менә хәзер тәртип! Ә әбәткә туктагач, әни җимешләр белән ясап җибәргән чәйнең, өстенә каймак (бездә аны сөт өсте диләр) белән бал сыланган ак күмәчнең тәмлелеге...
Менә шулай тир түгеп чабылган, киптерелгән, башта чүмәләгә салынган, аннан трактор, йә машина арбасына төяп алып кайтылган печәнне кертешергә әле дә ярый күршеләр бар. Кемнең капка төбенә печән төялгән машина килеп туктый - шул арада ярдәмләшергә килеп тә җитәләр. Ә күк йөзендә бер болыт кисәге пәйда булып, күк күкрәп тә куйса, ярты авыл җыела: авырлык белән хәзерләнгән печәннең бөртегенә дә яңгыр төшерергә ярамый.
Бу - минем балачак хатирәм. Инде авылы белән атналар буе урманда печән чапкан заманнар артта калды. Күршеләр дә сәнәк-тырма тотып, булышырга ашыкмый, бер-берсенең тормышын күбрәк тәрәзәдән, йә койма аша гына күзәтә. Әмма абзарында малы булган һәркем өчен хәзер дә терлек азыгы туплау иң мәшәкатьле хезмәт булып кала. Дөрес, авыл халкы акрынлап авыр хезмәттән арына бара. Болында печән чабучылар булса да, кулларында - моточалгылар. Ә басуда чәчеп үстерелгәнен комбайннар белән чабалар. Күмәк хуҗалыкларда эшләүчеләргә исә печәнне чабып, киптереп, рулоннарга төреп тараталар. Печәнне сатып йөрүчеләр дә бар. Зур рулонлысын 800-1000 сумнан, түклесен 50 сумнан (авырлыгына карап) башлап саталар. Ләкин сатып алу берничә мал асраучыларга бик кыйммәткә төшә. Шуны исәпкә алып, быел район җитәкчелеге өч һәм аннан күбрәк сыеры булган шәхси хуҗалыкларны арзанлырак хакка печән белән тәэмин итү бурычын куйган иде. Кукмара аграр көллияте басуларында игелгән үлән әнә шул максатларда файдаланылачак. Әлеге хезмәт авыл җирлекләре аша эшләнә. Терлек хуҗалары печәнгә булган ихтыяҗлары турында авыл җирлегенә гариза язып китерергә тиеш. Монда терлек азыгын авылга, капка төбенә кадәр китереп бирү турында сүз бара. Бу мөмкинлектән файдаланып калырга кирәк.
Гөлгенә ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев