Әле яңгыр, әле кар сибәләп үтә, шул арада болытлар арасыннан кояш та елмаеп куя. Мондый алдавыч һава торышы белән басу-кырларның кардан арчылганын сизми дә калганбыз. Әмма игенчеләрне әлеге тозакка эләктерим димә, аларда язның һәрбер көне, сәгате исәптә. Әлегә такыр булган басуларның киләчәк уңышы игенченең бүгенге тырыш хезмәтенә, игътибарына бәйле шул....
Әле яңгыр, әле кар сибәләп үтә, шул арада болытлар арасыннан кояш та елмаеп куя. Мондый алдавыч һава торышы белән басу-кырларның кардан арчылганын сизми дә калганбыз. Әмма игенчеләрне әлеге тозакка эләктерим димә, аларда язның һәрбер көне, сәгате исәптә. Әлегә такыр булган басуларның киләчәк уңышы игенченең бүгенге тырыш хезмәтенә, игътибарына бәйле шул.
Шушы көннәрдә район игенчеләре кыр эшләренең беренче этабын башлап җибәрде. Әнә, хәзерге вакытта "Урал" ширкәте дип аталучы элеккеге "Кукмара" агрофирмасы да беренчеләрдән булып, күпьеллык үлән басуларын тукландыруга керешкән. Кышка тынып калган басу-кырлардан кабат техника гөрелтесен ишетү үзе бер күңелле. Башкаручы директор Рөстәм Мөбарәкшин, агроном Илназ Галәветдинов, бригадир Инсаф Зариповлар белән Байлангар басуында күрешә алдык.
-Без техника ремонтын көзлектә - октябрьдә үк төгәлләп куйган идек. "Моррис" чәчү комплексына запчасть кайтканын көттек, анысы да уңай хәл ителде. Шулай ук сентябрьдә кукуруз орлыгы сатып алдык. Минераль ашламалар җитәрлек күләмдә тупланган, ягулык-майлау материаллары белән дә авырлыклар булмас дип уйлыйм, - диде Рөстәм Мөбарәкшин. - Кадрлар яшь, булдыра торган егетләр, мин хезмәтләреннән канәгать.
"Үткән ел тырмага 25 апрельдә чыккан булсак, быел 12 апрельдә үк керешә алдык. 7 мең гектарда чәчүлек җирләр бар. Туфрак бар җирдә дә тигез өлгерә, шуңа күрә язгы кыр эшләрен тиз арада башкарып чыгу бурычы тора. Ә моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар", - диде Илназ Галәветдинов.
Хәзерге вакытта әлеге хуҗалыкның Кәчимир, Өлге басуларында ике трактор күпьеллык үләннәрне тырмалауга керешкән. Ә Байлангар басуында "Роса" агрегаты белән күпьеллык үләннәр тукландырыла. Әлеге техниканы Янсыбы авылыннан Галимҗан абый Хәсәнов иярли. "Беренче класслы механизатор, үз эшенең остасы", - диделәр аның турында. Хуҗалыкка "Роса" кайтканнан бирле әлеге техниканы калдырганы юк икән. Башта үләннәрне тукландыру, ә аннары агулау эшләре аңа йөкләнгән. Янсыбыдан МТЗ- 1221 тракторы белән ашлама ташучы Фәргать абый Фәхрисламов, Зур Кукмарадан Т-150 тракторында төяү-бушату эшләрен башкаручы Фидәил абый Сабировларның да кырчылык эшендә тәҗрибәләре саллы. Кыш айларында фермада хезмәт куйсалар, язын басу-кырлардан кайтып кергәннәре юк. Әлегә эш иртәнге сәгать җидедән кичке сәгать җидегә кадәр оештырылган. Көннәр уңай торса, ике смена эшләми булмас, диделәр. Кырчыларны көнгә ике тапкыр ашату да каралган.
Әлегә эш башланды гына, игенчеләргә берничә ай дәвамында күп тир түгәргә, хезмәт куярга кирәк булачак. Һава торышлары уңай килеп, көз айларында мул уңыш җыеп алырга - хезмәтләренең мул җимешләрен татырга язсын аларга.
Илдар ГАББАСОВ, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы:
-Быел районда язгы кыр эшләренең гомуми күләме 72 мең 241 гектарны тәшкил итә. Шул исәптән 14 мең 841 гектарда күпьеллык үләннәрне, 13 мең 500 гектарда уҗым культураларын тырмалау һәм өстәмә тукландыру бурычы тора. Беренчеләрдән булып, "Әсәнбаш", "Тукай", "Дружба" агрофирмалары, "Урал" ширкәте кыр эшләрен башлап җибәрделәр инде. Бер гектарга тәэсир итүчән матдәгә күчереп исәпләгәндә 27,9 килограмм ашлама тупланды. Аның күп өлеше "Урал", Вахитов исемендәге, "Восток" хуҗалыкларына, "Рассвет" агрофирмасына туры килә. Район буенча 25 мең 983 гектарда сабан культуралары чәчеләчәк, терлек азыгы өчен 5800 гектарда кукуруз, 4650 гектарда катнаш һәм 4100 гектарда берьеллык үләннәр үстерү планлаштырыла. 2100 гектарда орлыкка кукуруз игеләчәк. Башка еллардан аермалы буларак, рапс, шепкән (рыжик), горчица үләннәренең дә мәйданы киңәйтелде, 120 гектарда безнең өчен ят культура булган люпин, 60 гектарда соя үстереләчәк. 606 гектарда бәрәңге игү планлаштырыла. Орлыклык бәрәңгене яровойлаштыру буенча да эш башланды.
Нет комментариев