Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

2020 елда Корбан гаетен үткәрү тәртибе

Гаетне үткәрү вакыты һәм шартлары

Быелгы Корбан бәйрәме 31 июль, 1, 2 август көннәренә туры килә. Корбан чалуны шушы 3 көн дәвамында башкарырга мөмкин. Бәйрәмгә багышланган гает намазы республикабыз мәчетләрендә 31 июль, җомга көнне үткәрелә. Кукмара районында гает вәгазе 3 сәгать 30 минутта башланып, 4 сәгать 10 минутта гает намазы укылачак.
Дөньякүләм пандемия – коронавирус инфекциясе таралуны булдырмый калу максатыннан, шәригать белгечләре гает намазларын ачык һавада оештыру мөмкинлеген карауны сорадылар. Корбан гаетен үткәргәндә Covid-19 таралуны булдырмау өчен, Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән барлык чараларны да үтәү сорала: мәчетләргә бары битлек (яисә респиратор), перчатка, шәхси намазлык белән генә керү мөмкин, намаз 1,5 метр аралыкны саклап укылачак. Бу шартлар гает ачык һавада уздырылган очракта да үтәлергә тиеш. Бинага сыймаган кешеләргә мәчет янындагы территориядә вәгазь тыңларга һәм бәйрәм намазын укырга мөмкин. Мәхәллә халкы белән килешеп, гает чараларын сөйләшенгән аерым урында да үткәрергә була.
Чалынган корбанлык итен шәригать буенча өч өлешкә бүлү мәслихәт: бер өлеше мохтаҗларга сәдака итеп өләшенә, икенчесен күрше-күләнгә, туганнарга күчтәнәч итеп бирергә мөмкин (алар фәкыйрь булмаса да), өченчесен үз гаиләңә калдырырга ярый. Итне тулысынча өләшеп бетерү дә тыелмый. Соңгы вәзгыятьне исәпкә алып, оешмаларга, әйтик, мәчеткә яки мәдрәсәгә корбан итен тапшырыр алдыннан аны ветеринария белгеченә тикшертеп, келәймә суктыру һәм белешмә алу сорала. Келәймә суктырырга теләүчеләргә гаетнең өч көнендә дә Янсыбы авылында урнашкан мал чалу урынына 8дән 17 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин.    

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев