Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

17 август көнне кукмаралылар да “Көчле Татарстан! Бердәм Россия!” республика акциясенә кушылды (фото)

Сайлау алды кампаниясе кысаларында "Бердәм Россия" партиясе республика күләмендә шушы исемдәге патриотлык эстафетасын уздыра. Эш көне, атна уртасы булуга карамастан, Кукмараның Җиңү паркы каршындагы мәйданга халык шактый җыелган иде. Очрашуга Федераль Җыенның Дәүләт Думасына Идел буе бер мандатлы округыннан кандидат, Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Татарстан...

Сайлау алды кампаниясе кысаларында "Бердәм Россия" партиясе республика күләмендә шушы исемдәге патриотлык эстафетасын уздыра.

Эш көне, атна уртасы булуга карамастан, Кукмараның Җиңү паркы каршындагы мәйданга халык шактый җыелган иде. Очрашуга Федераль Җыенның Дәүләт Думасына Идел буе бер мандатлы округыннан кандидат, Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе урынбасары Римма Ратникова, партиянең Кукмара җирле бүлеге сәркатибе, район башлыгы Сергей Димитриев һәм төрле вәкаләтле органнарда депутат эшен башкаручылар, иҗтимагый хәрәкәт активистлары, җитәкчеләр "Бердәм Россия" партиясенең логотибы булган һәм эстафета лозунгы язылган автобус белән килделәр.

Очрашуны Сергей Димитриев ачып җибәрде.

-Татарстан илкүләмендә алдынгы позицияләрнең берсен били, һәм республиканың эшчәнлеген федераль үзәктә дә өйрәнәләр, - дип сүзен башлады ул. - Республикада 30дан артык программа эшләп килә һәм районыбыз аларның барысында да диярлек катнаша. Бу - юл төзелеше, тротуарлар салу, мәдәният йортлары, ФАПлар, биналар төзү, күпкатлы йортларны ремотлау һәм башкалар. Шулай ук сулыкларны саклау, яр буйларын, парк-скверларны төзекләндерү программалары да уңышлы эшли. Без киләчәктә дә шулай эшләргә тиешбез. Бу - безнең "Бердәм Россия" партиясе белән берлектә эшләнелгән күрсәткечләр. Ә аның башында Президентыбыз тора. "Бердәм Россия" - нык, булган темпларны югалтмыйча эшләргә сәләтле партия. Аның исеме дә бердәмлекне аңлата, бергә булырга өнди. Мин дә районыбыз халкын бердәм булып сайлау участокларына килергә чакырып калам.

Ә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев сүзен рәхмәттән башлады.

-Бүгенге очрашуга килгәнегез өчен рәхмәт, - диде ул. - Хәтерләсәгез, өч ай элек депутатлыкка сайланучылар арасында праймериз үткән иде. Анда җиңүчеләр сайлауларда катнашу өчен кандидат исемен алдылар. Әгәр дә сез безнең өчен тавыш бирмәгән булсагыз, бүген без биредә, сезнең каршыгызда басып тормас идек. Рәхмәт сезгә, кукмаралылар. Минем берничә ел сезнең районда булганым юк иде инде. Һәм менә бүген Кукмараның күзгә күренеп үзгәрүенә сокландым. Бар җир дә төзек, матур биналар, тирә-якта төзелешләр бара. Үсеп килүче буынның, яшьләрнең бүген үз сәламәтлекләре турында кайгыртып яшәүләре, начар гадәтләрдән арынырга теләүләре, ә районда моның өчен барлык мөмкинлекләр тудырылу, әлбәттә, болар барысы да сөенечле күренеш. Гомумән, республикада татарстанлыларның тормышын яхшырту максатында күп эшләр башкарыла. Бездәге кебек киң колачлы үзгәрешләр барган өлкәләр һәм төбәкләр Россиядә күп түгел. Без социаль объектлар, яңа предприятиеләр төзибез, авыл хуҗалыгын үстерәбез. Бүгенге көндә Дәүләт Думасындагы "Бердәм Россия" фракциясендә Татарстаннан 13 депутат эшли. Ә башка төбәкләрдән исә азрак. Бу - татарстанлыларның бердәм булып, безнең Президентыбыз җитәкләгән партиягә тавыш бирүләре нәтиҗәсе һәм бу, үз чиратында, безгә депутат мандатларын күбрәк алырга мөмкинлек бирде. Ә без исә Дәүләт Думасында, властьның федераль органнарында республика мәнфәгатьләрен кайгыртабыз. Кыскасы, Дәүләт Думасында хезмәт куючы ватандашлар республика үсешенә зур этәргеч бирә. Без бердәм булганда, Татарстан көчле булачак.

Сүз уңаеннан, соңгы елда гына да депутатлар федераль бюджеттан Татарстанны үстерү өчен 300 миллиард сумга кадәр акча бирүгә ирешкән. Шуларның 60 миллиарды авыл хуҗалыгын, сәнәгатьне үстерү өчен тотылган.

Манзарас урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Светлан Бурцева да үз чыгышында сайлауларда һәркемне актив катнашырга һәм сүз белән генә түгел, ә эш белән дә район һәм республика язмышын хәл итәчәк кандидатлар өчен тавыш бирергә чакырды.

Очрашуга килүчеләр кунакларга үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирә алдылар. Алар районыбыз өчен бүгенге көндә актуаль: поселокта яңа балалар бакчасы төзү, Манзарас һзм Зур Кукмара авылларында күпбалалы гаиләләргә бирелгән җир участокларына юл, газ һәм суүткәргечләр кертү, Кукмараның Туеш микрорайонында спорт комплексы яки мини-футбол өчен мәйданчык төзү турында иде. Кунаклар аларны игътибарга алулары, хәл итүдә республика һәм федераль структураларның да ярдәме кирәклеген ассызыкладылар.

"Көчле Татарстан! Бердәм Россия!"акциясе республика буйлап үз эшен дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев