Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

10 ноябрьдә редакция газетага язылучылар көне уздыра. Беркем дә бүләксез калмаячак!

Газета укучыларыбыз "Хезмәт даны" газетасы редакциясенең бик еш кына төрле акцияләр уздыруын яхшы белә. Моннан тыш, язылу кампаниясе барышында яраткан газетабызга язылучыларга бүләкләр дә бирелә.

Әниләр көне уңаеннан 1 ноябрьдән 21 ноябрьгә кадәр "Бер әнигә - бездән бүләк" акциясендә катнашып, 2018 елның беренче яртысы өчен "Хезмәт даны" газетасына язылып, квитанциясен редакциягә алып килеп күрсәткән яки күчермәсен почта аша юллаган бер әнигә редакциядән бүләк - ТУЗАНСУЫРТКЫЧ!

Иртәгә, 10 ноябрь - җомга көнне, "Хезмәт даны" газетасы редакциясендә (Кукмара шәһәре, Ленин урамы, 39а йорт) газетага язылу көне узачак. Газетага язылган бер генә кеше дә бүләксез китмәячәк. РӘХИМ ИТЕГЕЗ!!!

2018 елның беренче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу бара. "Хезмәт даны" газетасына 6 айга 660 сумнан, ә оешмаларга 750 сумнан язылырга мөмкин. Еллык подписка да игълан ителде. Әгәр сез район газетасына бер елга язылырга теләсәгез, моның өчен 1320 сум түләргә кирәк. Ә оешмалар өчен еллык подписканың бәясе - 1500 сум. Почта хезмәтеннән файдаланмыйча, газетаны редакциядән килеп алу мөмкинлеге булган абунәчеләр аңа 420 сумнан языла ала. Бу очракта подписка редакциянең үзендә рәсмиләштерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев