9 ноябрь 2017 яңалыклары
-
10 ноябрьдә редакция газетага язылучылар көне уздыра. Беркем дә бүләксез калмаячак!
Газета укучыларыбыз "Хезмәт даны" газетасы редакциясенең бик еш кына төрле акцияләр уздыруын яхшы белә. Моннан тыш, язылу кампаниясе барышында яраткан газетабызга язылучыларга бүләкләр дә бирелә.
-
Зур Кукмара клубында якташыбыз Рифә Рахманның иҗат кичәсе узды (фотолар)
-
Кукмарада “Җәяүле кичүе” дигән декада узачак
13 ноябрьдән 22 ноябрьгә кадәр районда "Җәяүле кичүе" дигән кисәтү чаралары узачак. Бу көннәрдә ЮХИДИ хезмәткәрләре җәяүлеләргә дә, руль артында утырганнарга карата да игътибарны көчәйтәчәк. Җәяүле кичүләрендә тиешле кагыйдәләрне бозучыларга беркетмәләр төзеләчәк.
-
Игътибар, акция: “Бер әнигә - бездән бүләк”
Ноябрь - әниләр ае, чөнки 26 ноябрьдә иң кадерле кешеләребезнең бәйрәмен билгеләп үтәчәкбез. Шуңа аларга матур сүзләребезне, истәлекле бүләкләребезне бүгеннән әзерли торсак та була. Редакция коллективы да газетабызны укучы бер әнигә бүләк ясаячак. Аны оту өчен акциябездә катнашырга - 1 ноябрьдән 21 ноябрьгә кадәр 2018 елның беренче яртысы өчен "Хезмәт...
-
Фото: Тат.Тулба клубында укучылар “Беренче театр”ны сәхнәләштерде
Тат.Тулба авылы мәдәният йортында театр түгәрәгенә йөрүче балалар Г.Камалның "Беренче театр" комедиясен сәхнәләштерде. Бу комедияне сәхнәгә сәнгать җитәкчесе Ландыш Газизуллина куйды.
-
Дустымны югалттым
Эх бу тормыш ник шулкадәр рәхимсез икән? Бер мизгелдә кеше елмая-көлә, тормыш көтә, ә икенчесендә инде кара гүргә керә. Минем кадерле, якын дустым Венера Владимирова да һәрвакыт янәшәмдә булыр кебек иде. Тик... мәрхәмәтсез авыру аны мәңгегә күзләрен йомарга мәҗбүр итте. Хәзер минем янымда сердәшчем, кайгы-шатлыкларымны уртаклашучы дустым юк инде. Йөрәгемдә...
-
Фото: Байлангарда бәйрәм концерты гөрләде
Байлангар авылы мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан "Җырлы-моңлы туган ягым" дип исемләнгән бәйрәм концерты булды.
-
Тәрбиясезлекме яки битарафлыкмы?
Кукмарабызда иҗат Академиясенең ачылуын күпләр зарыгып көтте. Матур, мәһабәт бина ерактан ук игътибарны үзенә җәлеп итә. Хәзер монда төрле түгәрәкләр эшли, мәктәп баласы да, бакчага йөрүче нәнкәләр дә үзләренә шөгыль таптылар. Кызганычка каршы, мине (башка әти-әниләр дә шул фикердәдер) бер мәсьәлә борчый. Кичке якта фойеда кеше шактый җыела: киенүче-чишенүче балалар,...