Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов: “Юл ашыкканны яратмый”

ЮХИДИ хезмәте оешуга быел 80 ел тула. Әлеге истәлекле дата һәм 3 июльдә билгеләп үтеләчәк һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы Фирдүс Фәхретдинов белән бүлектә башкарылган эшләр, юллардагы вәзгыять турында сөйләштек. 1.Фирдүс Канифович, бәйрәмне нинди күрсәткечләр белән каршы аласыз? -Эшчәнлегебездәге төп юнәлешләренең берсе - юл-транспорт һәлакәтләрен...

ЮХИДИ хезмәте оешуга быел 80 ел тула. Әлеге истәлекле дата һәм 3 июльдә билгеләп үтеләчәк һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы Фирдүс Фәхретдинов белән бүлектә башкарылган эшләр, юллардагы вәзгыять турында сөйләштек.

1.Фирдүс Канифович, бәйрәмне нинди күрсәткечләр белән каршы аласыз?

-Эшчәнлегебездәге төп юнәлешләренең берсе - юл-транспорт һәлакәтләрен һәм аларда гомере өзелүчеләрнең, зыян күрчүеләрнең санын киметү. Агымдагы елның алты аенда районда 10 бәхетсезлек очрагы булды. Аларда бер кешенең гомере өзелде, 14 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Һәлакәтләргә китергән төп сәбәпләр булып иң беренче чиратта тиешле тизлекне сакламау тора. Ел башыннан бүгенге көнгә кадәр инспекторлар тарафыннан меңгә якын шоферның тизлек режимын бозуы ачыкланды. Икенче сәбәп итеп юлның каршы як полосасына чыгу, транспортны узып китү чиратын сакламауны атар идем. Шулай ук урам чатларын үткәндә юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү, исерткеч эчемлекләр кулланган килеш руль артына утыруның да ахыры күп вакыт аяныч тәмамлана.

2.Кисәтү чараларының әһәмияте бармы?

-Әлбәттә. Узган ел белән чагыштырганда, районда бәхетсезлек очракларының кимүе күзәтелә. Әмма бу һич кенә дә тынычланырга мөмкин, дигән сүз түгел. Без һәрдаим юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны, исерек хәлдә транспорт йөртүчеләрне, штрафларын тиешле вакытта түләмәүчеләрне ачыклау максатында рейдлар, балалар травматизмын кисәтүгә юнәлдерелгән төрле чаралар, әңгәмәләр уздырабыз. Рейдларга шәхси составтан тыш, суд приставлары, яшь юл хәрәкәте инспекторлары да җәлеп ителә. Шоферлар белән аралашкан вакытта аларга йөртү культурасы, бер-берсен хөрмәт итү белән бәйле киңәшләр дә бирәбез.

3.Районда балалар катнашындагы юл фаҗигаләренең артуы хафага сала.

-Биш һәлакәттә алты баланың зыян күрүе - зур сан. Ике фаҗигадә балалар махсус иминлек урындыклары белән җиһазландырылган автомобильдә хәрәкәт иткәнлектән, җиңелчә генә зыян күрделәр. Башкача булган очракта, юл читенә төшеп капланган машинадан сабыйларның исән калу ихтималы бик аз иде. Махсус утыргычка килгәндә, Россия Президенты карары буенча Юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр кертергә җыеналар. Шулай ук транспорт салонында өлкән кеше булмаганда, анда 7 яшьтән кечерәк булган баланың берүзен калдырырга ярамаячак.

20 июньгә кадәр районда "Игътибар - балалар!" акциясе үтте. Әлеге чорда автомобиленә махсус балалар утыргычы урнаштырмыйча хәрәкәт иткән 25 шоферга, балага иминлек каешы куймаган 20 әти-әнигә беркетмәләр төзелде. Җәяүлеләргә юл бирмәгән 10 автомобиль йөртүче штрафка тартылды. Шулай ук җәяүлеләр юлында тиешле таләпләрне үтәмәгән 18 җәяүле, 10 велосипедчы балага кисәтү карточкалары төзелеп, укый торган мәктәпләренә җибәрелде.

4.Ел башында республикада транспорт чараларының саны 1 миллион 210 меңгә җиткән, ә безнең районда күпме транспорт исәпләнә? Автомототранспортны электрон юл белән теркәүгә дә тукталсагыз иде.

-1 июньгә район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә 17130 транспорт чарасы теркәлгән иде. Шуларның 14166сы - җиңел, 1765е - йөк автомобильләре, 101е - автобус. Транспортны теркәү өчен www.gosuslugi.ru Федераль дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланырга мөмкин. Иң элек Эчке эшләр министрлыгы бүлеген табасың һәм үзеңә кирәкле хезмәт төрен сайлыйсың. Алга таба "Хезмәттән файдалану" төймәсенә басып, иминиятләштерү белешмәсе (СНИЛС) номерын күрсәтеп теркәлү узарга һәм сайтта күрсәтелгән тәртиптә гаризаны тутырасың. uslugitatar.ru Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында кесә телефоны номерын күрсәтеп теркәлү узарга һәм "ЮХИДИ һәм автохезмәтләр" бүлеген сайларга кирәк.

5.Закондагы соңгы үзгәрешләргә дә тукталыйк.

-Тәүлекнең караңгы вакытында торак пунктлардан читтә юл аша чыкканда яки юл читеннән барганда, җәяүлеләрнең киемендә яктылыкны кире кайтаргыч элементлар булырга тиеш. Бу таләпләрне үтәмәүчеләр 500 сум штрафка тартыла. Исерек хәлдә руль артына утыручыларга да таләпләр катгый. Әгәр машина йөртүче бер ел эчендә исерек хәлдә икенче тапкыр тоткарланса, аңа карата Җинаятьләр Кодексының 264.1 маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла һәм суд карары нигезендә ул җавапка тартыла. Ел башыннан бүгенге көнгә кадәр районда сигез шоферга карата җинаять эше кузгатылды. Беренче тапкыр исерек килеш тоткарланучыларның исә 1,5-2 елга кадәр транспорт йөртү таныклыкларын алалар һәм 30 мең штраф салалар.

Авыр йөк ташучылар игътибарына! Йөк төяү таләпләрен бозган өчен хәзер шоферлар һәм юридик затлар гына түгел, ә йөкне төяп җибәрүчеләр дә Кодексның 12.21.1 маддәсе, 10 бүлеге буенча административ җаваплылыкка тартылалар. Штраф суммалары шактый зур.

Барлык хезмәттәшләремне, ЮХИДИ ветераннарын бәйрәм белән котлыйм, җәяүлеләрне һәм транспорт руле артындагыларны юл йөрү кагыйдәләренә тугры калырга, игътибарлы һәм сак булырга чакырам.

Алсу ИДРИСОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев