Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус йоктыруның 52 яңа очрагы расланган
Көн темасы

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус йоктыруның 52 яңа очрагы расланган

Инфекцияле 13 кеше дәваханәгә салынган, 39ы өйләрендә дәвалана.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 белән зарарлануның 52 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, дип яза «Татар-информ». 

13 кеше дәваханәгә салынган, 39ы җиңел яки симптомсыз формада өйләрендә дәвалана. 

Яңа инфекцияле кешеләр күбрәк Казанда теркәлгән - 23. Чаллыда – 15, Түбән Кама һәм Яшел Үзән районнарында – өчәр, Чүпрәле районында – 2, Әтнә, Буа, Биектау, Лаеш, Менделеевск, Тукай районнарында берәр очрак ачыкланган.

фото: «Татар-информ»
 


Нет комментариев