Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сергей Димитриев Оштырма Юмья авылыннан Анна Иванованы юбилее белән котлады

Туган көн иясен күркәм бәйрәме белән район башлыгы Сергей Димитриев тәбрикләп, Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләге тапшырды. Юбилярны шулай ук “Әсәнбаш-Агро” җәмгыяте җитәкчесе Рөстәм Мөбарәкшин котлады.

Оштырма Юмья авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Анна Иванова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Туган көн иясен күркәм бәйрәме белән район башлыгы Сергей Димитриев тәбрикләп, Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләге тапшырды. Юбилярны шулай ук “Әсәнбаш-Агро” җәмгыяте җитәкчесе Рөстәм Мөбарәкшин котлады.


Анна Иванова Югары Юмья авылында туган. Гомер буе Әгерҗедә тимер юлда хезмәт куйган. Бүгенге көндә ул ике туган сеңлесе Екатерина Петрова һәм аның кызы Серафима Давыдова белән кадер-хөрмәттә гомер кичерә. Юбиляр әле дә тик торырга яратмый, хуҗалык буенча ярдәм итә, диләр туганнары.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев