Бу минутларда Зур Кукмарадагы «Ялкын» спорткомплексында район башлыгы призына татарча көрәш буенча традицион турнир бара.
Көрәшчеләр 9 авырлык үлчәвендә бил алыша. Турнирда 13 авыл җирлегеннән 90га якын спортчы катнаша.
Бәйгене ачу тантанасында район башлыгы Сергей Димитриев һәм район авыл хуҗалыгын һәм азык төлек идарәсе җитәкчесе, татарча көрәш буенча район федерациясе җитәкчесе Рафак Халиуллиннар көрәшчеләргә уңышлар, чиста җиңүләр теләделәр.
Лилия НУРГАЛИЕВА
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев