Кукмарада район башлыгының Чыршы бәйрәме узды
Чарада 400 бала катнашты.
Район Мәдәният йортында балалар өчен район башлыгының Чыршы бәйрәме үткәрелде.
Бәйрәмгә уку алдынгылары, спорт, мәдәният һәм башка өлкәләрдә уңышларга ирешкән укучылар, махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларыбызның, хәрби хәрәкәт ветераннарының балалары чакырылган иде. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлнара Фәләхетдинова сүзләре буенча, чарада 400 бала катнашты.

Балаларны район башлыгы Сергей Димитриев котлады һәм үзенең изге теләкләрен ирештерде.
«Яңа ел ул — иң көтеп алына торган, тылсымлы бәйрәм. Без бүген уку алдынгылары, бик күп юнәлешләр буенча үзләрен бары тик яхшы яктан гына күрсәткән укучылар, фән олимпиадалары, конкурс-бәйге, спорт чараларының җиңүчеләре белән очрашабыз. Шулай ук бүгенге чарага әтиләре махсус хәрби операциядә булган, иминлекне тәэмин итүчеләрнең дә балалары чакыру алды. Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлыйм. Саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлык, гаиләләрегезгә иминлек телим», — диде район башлыгы Сергей Димитриев.

Махсус хәрби операция зонасында булган хәрбиләрнең ул-кызларына — Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның, аларга һәм шулай ук бәйрәмгә чакыру алган башка балаларга район башлыгы Сергей Димитриевның Яңа ел күчтәнәчләре тапшырылды.
Бәйрәм театральләштерелгән тамаша, җыр-биюләр белән үрелеп барды.
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев