Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Газета-журналларга язылучы райондашларыбызны “ТАТМЕДИА” бүләкли

"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте газета-журналларга язылучылар арасында оештырган чираттагы бәйгегә нәтиҗә ясады. Шунысы сөенечле, районыбызда яшәүчеләрнең дә әлеге бәйгедә катнашып, бүләк отулары турында ел саен Казаннан шатлыклы хәбәр алына. Бу юлы 8 Март бәйрәме алдыннан Байлангар авылында яшәүче Бәрия Вәкказова һәм Түбән Арбаш авылыннан Гөлия Габитоваларны редакциягә чакырып бүләкләрен тапшырдык.

Савыт-сабалар отучылар исемлегендә булган Бәрия ханым безгә тормыш иптәше Хәтмулла Вәкказов белән бергә килгән иде. Кукмара металл савыт-сабалар заводының табаларын кулына алгач: "И-и, әйбәт бүләк булган бу. Мин үзем дә туган көннәргә барасы булса, яки башка бәйрәмгәме, үзебезнең Кукмарада җитештерелгән савыт-сабаларны, киез аяк киемнәрен алам. Сыйфатлы да, затлы да, тормыш өчен кирәкле дә. Әлеге бәйгедә ел саен катнаша идем, быелгысы уңышлы булды, рәхмәт сезгә", - диде ул.

Сүзебез үзеннән-үзе вакытлы матбугат, уку-укыту темасына күчте. Чөнки әлеге пар-районыбызда билгеле мөгаллимнәр. Хезмәт стажлары гына да кырык елга якын.

-Без - газета-журнал, әдәби китап укып үскән буын, - диләр алар.

- Шуңа күрә аларны кулга алмасак, нәрсәдер җитми кебек тоела. Өебезгә алты исемдәге вакытлы матбугат чаралары килә. "Казан утлары" журналының 40 еллык төпләнмәләре саклана, "Салават күпере"н чыга башлаганнан бирле җыеп барабыз. Алар ел саен призлы урыннары белән сөендергән укучыларыбызны татар теле һәм әдәбияты буенча фән олимпиадаларына әзерләгәндә зур ярдәмче булып торалар. Әлбәттә, "Хезмәт даны"ннан башка да булмый, яңалыклар белән даими танышып барабыз. Мөмкинлек булуга күрше район газеталары белән дә чагыштырып укыйбыз. Безнең район газетасы эчтәлеклерәк, язмалары, рубрикалары кызыклырак. Өйдәге көндәлек эшләрне тәмамлагач, йомшак кәнәфигә иркенләп утырып, аны кулга алып уку - үзе бер ләззәт.

Гөлия безнең элеккеге даими авторыбыз, инде мәрхүм булган Мәхмүт абый Габитовның кызы булып чыкты. Биш төрле газета-журналга язылган Гөлия кызыксындыру бүләгенә лаек булды. "Газета-журналлар уку миңа рухи азык бирә. Дөнья хәлләрен беләм. Интернет белән алай ук "дус түгел", кулга тотып уку кызыклырак, - диде ул. - Китап, газета укымасам, телем көрмәкләнә башлый. Мөгаен, баш миен эшләтеп җибәрәдер. Мин атна саен Мамадыш районының Түбән Чәбья авылында яшәүче 85 яшьлек әнием янына кайтып йөрим. Ул "Нократ"ны алдырса да, безнең район газетасын көтеп ала. Әле алай гына да түгел, бу авылда яшәүчеләр дә "Хезмәт даны"н гел сорап киләләр. Алар аеруча реклама өлеше белән кызыксыналар, кулдан-кулга йөри, өебезгә кире кайтканы да юк. Мин үзем район газетасында Кукмара мәдрәсәсен бергә укып тәмамлаган Фәридә Хисамова язмаларын, хикәяләрен яратып укыйм, шигърият белән танышам".

Гөлия кечкенәдән китап, вакытлы матбугатны үз иткән. "Өебездә китапханә бай булса да, әти белән әни күз күремең начарлана дип, еш укырга кушмыйлар иде. Урамның икенче ягындагы бура эченә кереп, тарих буенча мәктәп дәреслекләрен укыганымны хәтерлим. Хәзер исә мәктәп балалары китапка бик сирәк тартыла. Күп дигәндә 5-6 бала кызыксынып китапханәгә йөри", - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев