5 март 2017 яңалыклары
-
Прививка өчен өч көн ял
РФ Хөкүмәте аппаратында (Сәламәтлек саклау һәм Хезмәт министрлыкларында, Роспотребнадзорда) гриппка каршы прививка ясаткан гражданнарга өч көн ял бирү мәсьәләсен карыйлар икән. Әлеге инициатива сенатор Вадим Тюльпановтан чыккан. Аның сүзләренә караганда, һәр елны грипп һәм ОРВИ сезоны вакытында әллә никадәр хезмәткәр "больничный"га китә, ә бу исә илнең икътисадына зур зыян сала....
-
Олыяз укучылары Казанда Бөек Ватан сугышы музеенда булдылар (фото)
Олыяз урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары, татар язучысы һәм шагыйре Фатих Кәримнең туган көне уңаеннан Казандагы Бөек Ватан сугышы музеенда булдылар. Фатих Кәримнең кызы Ләйлә ханымның чыгышын тыңлау шагыйрьнең иҗаты турында күбрәк белергә ярдәм итте. Әлеге чарада якташыбыз, татар әдәбияты белгече Фоат Галимуллин да катнашты.
-
Кукмарада җиләк-җимеш үстерергә теләүчеләр өчен “Ягодная долина” кластеры вәкилләре укулар оештыра
6 мартта Кукмараның район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасында җиләк-җимеш үстерергә теләүчеләр өчен "Ягодная долина" кластеры вәкилләре укулар оештыра. Башлана сәгать 9да.
-
Кәбестә пирогы
1 стакан кефир, 1 стакан он, чәй калагы чәй содасы, 2 аш кашыгы шикәр комы, аз гына тоз һәм 2 йомыркадан коймак камыры кебек камыр изәргә. Кәбестәне вак кына итеп турарга яки кыргычтан уарга. Әгәр кәбестә каты булса, аны аз гына кыздырып яки сөттә пешереп алырга. Әгәр йомшак булса, бераз...
-
Илсөя Бәдретдинова: «Илфак җырларын сорамагыз! Башкарсам бер җырга штраф 50 меңнән башлана…»
«Мин исән!» Әнә шул исем астында Илсөя Бәдретдинова үзенең яңа концертлары белән чыгышларын башлап җибәрде. Соңгы вакытта җырчы тирәсендә күп сүзләр йөрде, продюссеры булган Илфак Шиһапов белән аерылышканнан соң, тамашачы «башка сәхнәгә чыкмас микәнни?» дип куркып та калган иде кебек. «Бер утырып уйладым да, тәк, болай булмый, дип, өч ай...
-
Көткәндә
Кичә берәү әйтте: - Ул килә! Күңелкәем шуңа җилкенә. Әгәр куйсаң аны иркенә, Очар иде дөнья читенә. Очар иде... Сөю шундый ул- Киртәләрне белми бар дип тә. Ә хәзергә күзем юлларда - "Аны" көтеп үтә кич-иртә. 1974
-
Кукмара районда сыерлар саны, узган елгы белән чагыштырганда, 1200 башка арткан
Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында уздырылган киңәшмәдә Премьер министр урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республика авыл хуҗалыгы комплексының 2017 елгы ике айлык эшенә йомгак ясап, терлек һәм кош ите җитештерү буенча үсеш - 1 процент; сөтнең - 3,3 һәм тавык йомыркасының 2 процентка артыграк җитештерелүен...
-
Газета-журналларга язылучы райондашларыбызны “ТАТМЕДИА” бүләкли
"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте газета-журналларга язылучылар арасында оештырган чираттагы бәйгегә нәтиҗә ясады. Шунысы сөенечле, районыбызда яшәүчеләрнең дә әлеге бәйгедә катнашып, бүләк отулары турында ел саен Казаннан шатлыклы хәбәр алына. Бу юлы 8 Март бәйрәме алдыннан Байлангар авылында яшәүче Бәрия Вәкказова һәм Түбән Арбаш авылыннан Гөлия Габитоваларны редакциягә чакырып бүләкләрен тапшырдык.