Район хәрби комиссариатында хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең утырышы булды
Районның хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе утырышы узды. Бу көнне медицина тикшеренүе узган 40лап егет чакырылган иде. Комиссия әгъзалары булачак солдатларның шәхси эшләре белән дә танышты. 1 октябрьдә старт алган көзге чакырылыш 25 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу чакырылышта Кукмара районыннан 75ләп егет армия сафларына алыначак.
фото: Алсу Сәләхетдинова/ "Хезмәт даны"
Нет комментариев