Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Закон бозучыларга таләпләр катгый

Агымдагы елның беренче кварталында район административ комиссиясе тарафыннан административ хокук бозулар турындагы 18 беркетмә каралып, штраф салу турында 12 карар чыгарылган, барлыгы 26500 сум штраф салынган. Административ хокук бозу турындагы эшне туктату турында 6 карар кабул ителгән. Җирлекләргә дә барып үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә территорияне төзекләндерү, көнкүреш калдыклары белән бәйле административ...

Агымдагы елның беренче кварталында район административ комиссиясе тарафыннан административ хокук бозулар турындагы 18 беркетмә каралып, штраф салу турында 12 карар чыгарылган, барлыгы 26500 сум штраф салынган. Административ хокук бозу турындагы эшне туктату турында 6 карар кабул ителгән. Җирлекләргә дә барып үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә территорияне төзекләндерү, көнкүреш калдыклары белән бәйле административ хокук бозу фактлары табылган. Ел дәвамында инде икенче тапкыр хокук бозу очраклары ачыкланган. Мондый хәл өчен гражданнарга - 3,5-5 мең сум, вазыйфаи затларга - 30-50 мең сум, юридик затларга - 500-1000 мең сумга кадәр штрафлар каралган. Штрафны түләү өчен закон буенча 60 көн бирелә. Әмма штраф салу белән риза булмаучыга, карар чыгарылганнан соң, 10 көн эчендә шикаять бирергә мөмкин. Шуңа күрә гражданинның штраф түләү өчен 70 календарь көне бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев