Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Юл кайчан рәтләнер? (сорау-җавап)

Без Купка авылының Пролетарская урамында яшибез. Үзебезнең көч белән урамны ремонтлап тора идек, хәзер барыбыз да пенсия яшендә, күбебез инвалид. Районга барыр өчен асфальт юлга чыга алмыйбыз. Авылның күп кешесе ферма, гараж янындагы юлдан йөри иде, ләкин бу юл бик начар, җәяү дә йөри торган түгел. Шуңа күрә быел бар...

Без Купка авылының Пролетарская урамында яшибез. Үзебезнең көч белән урамны ремонтлап тора идек, хәзер барыбыз да пенсия яшендә, күбебез инвалид. Районга барыр өчен асфальт юлга чыга алмыйбыз. Авылның күп кешесе ферма, гараж янындагы юлдан йөри иде, ләкин бу юл бик начар, җәяү дә йөри торган түгел. Шуңа күрә быел бар кеше автобус тукталышына авылның икенче башыннан әйләнеп йөрде. Кыш көне бигрәк тә начар булды, 20 метр җирдәге карны да алмадылар. 21нче гасырда юлсыз авыл булуы бик кызганыч. Бу урамнарны, юлларны кем карар икән? Кисәк кенә дәваханәгә барасы булса, без авылдан чыга да алмыйбыз.

Авыл халкы исеменнән Пролетарская урамында яшәүчеләр

Әлеге хатка Зур Сәрдек авыл җирлеге башлыгы Фәнис Фәттаховтан түбәндәге җавап алынды:

-Үзвакытында күмәк хуҗалык ярдәме белән салынган юллар тузып килә. Шул исәптән Купка авылындагы Пролетарская урамы юлы да. Шуны истә тотып, Зур Сәрдек авыл җирлеге үзара салым акчасының күп өлешен юлларны төзекләндерү өчен тота. Быел Купка авылында халыктан 125600 сум акча җыелды. Дәүләттән өстәп биреләчәк ярдәм белән ул 628000 сум булачак. Шушы акчаларның 503000 сумына Купка авылының Советская урамына вак таш салыначак. Алдагы елларда Пролетарская урамына да үзара салым акчасына вак таш җәеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев