Татар федераль милли-мәдәни автономияле һәм "Гражданлык җәмгыяте проблемалары институты" региональ иҗтимагый оешмасы (Мәскәү шәһәре) Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм һәм мәдәният министрлыклары белән берлектә 2014 елның февраль-апрель айларында "Этнодар" исемле яшь модельерларның III регионара конкурсын үткәрә.
Конкурста катнашу өчен заманча кием коллекцияләрендә Россия халыкларының этник традицияләрен кулланучы, профильле...
Татар федераль милли-мәдәни автономияле һәм "Гражданлык җәмгыяте проблемалары институты" региональ иҗтимагый оешмасы (Мәскәү шәһәре) Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм һәм мәдәният министрлыклары белән берлектә 2014 елның февраль-апрель айларында "Этнодар" исемле яшь модельерларның III регионара конкурсын үткәрә.
Конкурста катнашу өчен заманча кием коллекцияләрендә Россия халыкларының этник традицияләрен кулланучы, профильле уку йортларында белем алучы яки укуларын тәмамлаган һәм эшләүче модельерлар чакыпыла. Яшь чиге - 18дән 35 яшькә кадәр.
Конкурс ике этапта үткәрелә:
I этап - читтән торып 2014 елның 10 мартына кадәр. Җибәрелгән коллекцияләр портфолиосыннан җиңүчеләр сайлап алына һәм II турыга чакырыла.
II этап - җиңүчеләрнең үзләре катнашында 2014 елның апрелендә (төгәл вакыты ачыклана)
Жюри тарафыннан төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне ачыклау һәм конкурс җиңүчеләрен бүләкләү.
Тәфсилле аңлатма http://fnkat.tatarstan.ru сайтында бирелгән.
Әлеге конкурсы оештыру комитетының адресы: Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33 йорт, 109 офис. Тел. (843) 292-18-68, 292-22-93, e-mail: tatrf@mail.ru.
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев