31 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Яшь модельерлар өчен конкурс
Татар федераль милли-мәдәни автономияле һәм "Гражданлык җәмгыяте проблемалары институты" региональ иҗтимагый оешмасы (Мәскәү шәһәре) Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм һәм мәдәният министрлыклары белән берлектә 2014 елның февраль-апрель айларында "Этнодар" исемле яшь модельерларның III регионара конкурсын үткәрә. Конкурста катнашу өчен заманча кием коллекцияләрендә Россия халыкларының этник традицияләрен кулланучы, профильле...
-
“Татарстан чаңгы юлы-2014” 9 февральгә күчерелә
Татарстан Республикасы территориясендә аномаль суык һава торышы сакланып, уртача тәүлекнең температураның нормадан 10 һәм күбрәк градуска түбән булуы, ә көндезләрен һава температурасының 25-30 градуска кадәр төшү сәбәпле, "Россия" чаңгы юлы-2014" Бөтенроссия массакүләм чаңгы узышларын һәм "Татарстан чаңгы юлы-2014" республика массакүләм чаңгы ярышларын үткәрү 2014 елның 9 февраленә күчерелә. Бу турыдагы...
-
“Кояшкай” балалары күчтәнәчтән өзелми
Татарстанда 2007 ел Хәйрия елы дип игълан ителгәч, республика семинарын үткәрү өчен безнең районны сайлаганнары исегездәдер әле. Юкка гына түгел: семинарга килүчеләр биредә күп төрле шәфкатьлелек үрнәкләре белән таныштылар. Мохтаҗларга, ятимнәргә, инвалидларга, авыруларга игелек кылу, төрле ярдәм акцияләрендә катнашу, иганәчелек кебек изге гамәлләр тукталмады, дәвам итә. Безнең халыкка гомер-гомергә хас...
-
Таулар иле Пычак
Кукмарага кул сузымында утырган, бер барып күрәсе иде дип, күпме хыялымда йөрткән Пычакта кышның иң салкын көннәренең берсендә булырга туры килде. Биредә безне киң урамнар, тарихи йортлар, гаҗәеп язмышлы кешеләр каршы алды. Ә авыл белән танышуны иң элек аның табигать могҗизаларыннан башладык... Кызыл тау кызылмы? Пычак - таулар җире. Авылга...
-
Муллык юмартлык аша килә
Халкыбызның мәрхәмәтле булуына кат-кат инанырга туры килә. Үзебезнең йорт-җиребез янып бетеп, бер казыксыз калгач, ярдәм итүчеләр бихисап булды. Кибет киштәләреннән товарлар юкка чыккан, азык-төлек талонга калган, акчасызлыктан интеккән туксанынчы еллар иде бу. Шуңа карамастан, үз запасларыннан өлеш чыгарган кешеләргә, йорт төзүдә булышкан колхоз җитәкчелегенә әлегәчә олы рәхмәт хисләрен саклыйбыз. "Кояшкай"...
-
“Хезмәт даны” газетасы призына турнир дәвам итә
"Хезмәт даны" газетасы призына үткәрелә торган мини-футбол турнирының 26 гыйнварда булган уен нәтиҗәләре: Сазтамак-Степан Разин урамы - 4-4; Ворошилов урамы-3нче урта мәктәп - 12-6; Степан Разин урамы-"Титан" - 16-2; Зур Кукмара-2-Ворошилов урамы - 4-0; Зур Кукмара урта мәктәбе-"Ихлас" - 12-5, Нур Баян урамы-"Титан" - 10-5; Зур Кукмара-2-"Ихлас" - 12-7; Нур...
-
"Тылсым"да исәптә торучы гаиләләрнең балалары айга бер тапкыр бушлай тимераякта шуа
"Олимп" боз сарае "Тылсым" халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә исәптә торучы һәм аз керемле гаиләләрдәге балалар өчен айга бер тапкыр бер сәгатьлек бушлай тимераякта шуу вакытын билгеләде. Бу айда әлеге мөмкинлек белән 15 бала файдаланды. фото: http://www.statusyblog.ru/blog/51
-
Районыбыз укучылары арасында физикадан олимпиада булды
Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге 8-11 сыйныф укучылары арасында Кукмара беренче гимназиясенең физика фәне укытучысы Рәфкать Хәйруллин истәлегенә физика буенча олимпиада үткәрде. 8 сыйныфлар арасында Кукмара өченче урта мәктәбеннән Әнвәр Ганиев, 9 сыйныфлар арасында күппрофильле лицей укучысы Айнур Җиһаншин, 10 сыйныфлар арасында Түбән Өскебаш мәктәбеннән Ильяс Муллахмәтов, 11...
-
Мәмәшир авыл җирлегендә хисап җыелышы үтте
Авыл җирлекләрендә 2013 ел нәтиҗәләренә багышлап хисап җыелышлары дәвам итә. Кичә аның чираттагысы Мәмәшир авыл җирлегендә үтте. Анда район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең полиция начальнигы Рамил Нургалиев, участок уполномоченные Марс Хисмәтуллин, авыл җирлеге башлыгы Илгиз Әхмәтҗановлар чыгыш ясады.
-
"Золотой Телец" телерадиокомпаниясе хезмәткәрләре Чыңгыз Айтматовка багышланган фильм төшерәчәк
Санкт-Петербург шәһәреннән "Золотой Телец" телерадиокомпаниясенең иҗат берләшмәсе Кукмарада булып китте. Алар Кукмараның туган төбәкне өйрәнү музее, Чыңгыз Айтматов исемендәге гимназия, Мәчкәрә авылында булып, Чынгыз Айтматовның тормышына һәм иҗат юлына багышланган фильм төшерү өчен материал тупладылар. фото: http://www.og.ru/news/2009/04/07/43559print.shtml