Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ялларда явым-төшемле, салкынча һава торышы көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, алда торган ял көннәрендә республикада сизелерлек салкынайта. Явым-төшемнәр дә булачак. Иртәгә, 9 июльдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итә. Төнге сәгатьләрдә яңгыр яву ихтималы бар. Иртән һәм көндез күпчелек районнарда яңгыр, урыны белән көчле һәм бик көчле яңгырлар явачак. Шулай ук...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, алда торган ял көннәрендә республикада сизелерлек салкынайта. Явым-төшемнәр дә булачак.

Иртәгә, 9 июльдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итә. Төнге сәгатьләрдә яңгыр яву ихтималы бар. Иртән һәм көндез күпчелек районнарда яңгыр, урыны белән көчле һәм бик көчле яңгырлар явачак. Шулай ук иртән һәм көндез яшен булырга, урыны белән боз яварга да мөмкин. Көньяк-көнчыгыштан искән җил юнәлешен үзгәртәчәк - төньяк-көнбатыш тарафтан исә башлый. Иртән һәм көндез җилнең көчәюе дә фараз кылына. Көчәйгән вакытта аның тизлеге секундына 15-20, хәтта 25 метрга кадәр җитәчәк.

Һава температурасы төнлә - 13-18, көндез - 23, көнчыгыш районнарда 28 градус җылы булачак.
10 июльгә каршы төндә болытлы һава торышы саклана. Күпчелек районнарда яңгыр һәм бик көчле яңгырлар саклана. Яшен булу, боз яву ихтималы да саклана. Һава температурасы 12 градус кына җылы булачак.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев