Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ядегәр авылының “Габделхак” мәчетендә ифтар мәҗлесләре үткәрелде

Ядегәр авылының "Габделхак" мәчетендә фидия сәдакасына җыелган акчага өч көн рәттән ифтар мәҗлесләре үткәрелде. 29 июньдә ирләр, мәчеткә ярдәм итүчеләр, иганәчеләр чакырылса, икенче көнне абыстайлар, хатын-кызлар, мәдрәсәдә укучы шәкертләр белән, ә өченче көнне өлкәннәр, балалар белән берлектә үтте. Һәр мәҗлестә 100гә якын кеше катнашты. Бәйрәмне оештыруда имамыбыз Гаяз хәзрәт Сабирҗанов...

Ядегәр авылының "Габделхак" мәчетендә фидия сәдакасына җыелган акчага өч көн рәттән ифтар мәҗлесләре үткәрелде. 29 июньдә ирләр, мәчеткә ярдәм итүчеләр, иганәчеләр чакырылса, икенче көнне абыстайлар, хатын-кызлар, мәдрәсәдә укучы шәкертләр белән, ә өченче көнне өлкәннәр, балалар белән берлектә үтте. Һәр мәҗлестә 100гә якын кеше катнашты. Бәйрәмне оештыруда имамыбыз Гаяз хәзрәт Сабирҗанов башлап йөрде. Ифтар ашында районыбыз мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллин да катнашып, Коръән аятьләре, вәгазьләр сөйләде.

Тарлау авылы мәчетендә (имамы - Нәҗип хәзрәт Кәшипов), Түбән Шәмәрдән авылы мәчетендә (имамы - Зиннур хәзрәт Насыйбуллин) дә бик күркәм ифтар мәҗлесләре оештырылды. Бу изге эшкә өлеш керткән авыл халкына, аш-су әзерләгән хатын-кызларга рәхмәтебезне белдерәбез. Үз изгелегегез үзегезгә әйләнеп кайтсын.

Гөлнур Мөбарәкшина, Ядегәр җирлегенең ветераннар советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев