Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Вахит клубы республикакләм конкурсының "Иң яхшы мәдәният йорты"номинациясендә җиңү яулады (фото)

Кукмара районында авыл жирлекләре арасында "Театр"номинациясе буенча район фестиваль-конкурсы дәвам итә. Янил авыл жирлегенең Вахит авылы мәдәният йортында Гамир Насрыйның өч пәрдәлек "Яшел эшләпә" музыкаль комедиясе тәкъдим ителде. Хупҗамал ролендә-Вахит мәдәният йорты мөдире Насиха Нәбиева, Хәкимҗан - Вахит мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Шамил Шәфигуллин, Яучы карчык - Вахит мәдәният йортының...

Кукмара районында авыл жирлекләре арасында "Театр"номинациясе буенча район фестиваль-конкурсы дәвам итә. Янил авыл жирлегенең Вахит авылы мәдәният йортында Гамир Насрыйның өч пәрдәлек "Яшел эшләпә" музыкаль комедиясе тәкъдим ителде. Хупҗамал ролендә-Вахит мәдәният йорты мөдире Насиха Нәбиева, Хәкимҗан - Вахит мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Шамил Шәфигуллин, Яучы карчык - Вахит мәдәният йортының "Нур" фольклор ансамбле житәкчесе Нәзилә Тимергалиева, Гөлбикә - Вахит мәдәният йорты хезмәткәре Зилә Корбанова, Сәйфи - Кукмара аграр көллияте студенты Рамазан Мотыйгуллиннар катнашты. Тамашачылар, жюри әгъзалары катнашучыларны кайнар алкышларга күмделәр. Район мәдәният идарәсе бүлеге җитәкчесе Рамил Нуриев катнашучыларга,тамашачыларга олы рәхмәтләрен белдерде, аларга югары бәя биреп, киләчәктә зур уңышлар теләде, һәм барлык тамашачыларга зур сөенеч җиткерде. Вахит мәдәният йорты республикакүләм конкурста катнашып, "Иң яхшы мәдәният йорты"номинациясендә җиңү яулап, 100 мең сумлык грантка ия булган. Чын күңелдән барлык тамашачылар исеменнән котлыйбыз. Алга таба да зур үрләргә менәргә язсын, иҗади уңышлар телибез!

Нияз Кәримуллин, Казан дәүләт мәдәният институты студенты, Алексей Кирилов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев