24 апрель 2016 яңалыклары
-
Вахит клубы республикакләм конкурсының "Иң яхшы мәдәният йорты"номинациясендә җиңү яулады (фото)
Кукмара районында авыл жирлекләре арасында "Театр"номинациясе буенча район фестиваль-конкурсы дәвам итә. Янил авыл жирлегенең Вахит авылы мәдәният йортында Гамир Насрыйның өч пәрдәлек "Яшел эшләпә" музыкаль комедиясе тәкъдим ителде. Хупҗамал ролендә-Вахит мәдәният йорты мөдире Насиха Нәбиева, Хәкимҗан - Вахит мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Шамил Шәфигуллин, Яучы карчык - Вахит мәдәният йортының...
-
Ленар Яшен ни өчен иҗатына гашыйк кызларны алдарга мәҗбүр булган?
Йөргән кызы белән араларын өзү турында сөйләп, үзен буйдак дип игълан иткән Ленар Яшен күптән түгел узган TMTV премиясендә чибәр кыз белән пәйда булды. Күпләр бәлки гаҗәпләнгәндер: бу кыз Ленарның элек очрашып йөргән кызы Илүзә булып чыкты! Димәк, бу пар аерылышмаган, әле дә бергә? Ни өчен Ленар иҗатына гашыйк кызларны...
-
Мәктәп укучылары поездларда ел әйләнәсе ярты бәягә йөри алачак
Россия тимер юллары җитәкчелеге 1 июньнән алып 31 беренче августка хәтле 10 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга плацкарт һәм гомуми вагоннарда билетларга 50 процент ташлама кертергә карар кылды. Моңарчы балалар ташламалы йөрү хокукыннан уку дәверендә - 1 сентябрьдән 31 майга кадәр генә файдалана ала иде. Шул рәвешле, хәзер мәктәп укучылары...
-
Телне берәү дә тыймый, әмма үсеше авыр бара
Татарстанда дәүләт телләренә кагылышлы кануннар җитәрлек. Аларны куллануны Мәскәү дә тыймый. Әмма ике дистәгә якын вакыт узса да, татар теле барыбер икенче планда кала. Татар теленең дәрәҗәсе турында соңгы вакытта түрәләр дә, депутатлар да, җәмәгатьчелек тә баш вата. Чынын да, тел турындагы бәхәснең тынганы юк. Татарстанның "Дәүләт телләре турында"гы канунына...
-
Динә Гарипова зифа буе белән күпләрне шаккатырды
Казанда март ахырында Эльмира Кәлимуллина концерты узды. Анда Динә Гарипова да катнашты. Әлеге концертта Динә зифа буе белән күпләрне шаккатырды. Гаилә корып, көне-төне иҗат белән янып йөргән җырчы бернинди диета да тотмаса да, спортзалга йөрергә вакыт табарга тырыша икән, дип яза "Шәһри Казан" газетасы.
-
Төрмәдә утырырлык хәле булмаган Мисбах картны озакка утырттылар
Тукай районы Яңа Мусабай авылында яшәүче 86 яшьлек Мисбах Сәхәбетдиновны 6 ел да 3 айга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Суд каршында соңгы сүзе буларак олы яшьтә икәнлеген, авыруын, колониядә булуына карап дәүләткә, судка файда булмавын һәм төрмәдә утырырлык хәле булмавын җиткергән, мәрхүмнең туганнары алдында гафу үтенгән Мисбах карт табиб-травматолог Андрей Железновны...
-
Игътибар, талпаннар активлашкан
Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә, талпаннарның актив сезоны башланган. Ел саен алып барылган күзәтүләр күрсәткәнчә, талпаннар республикада апрельдә кадала башлый һәм аларның һөҗүме октябрьдә генә туктала, дип җиткерәләр идарә тармагыннан. Иң актив вакытлары май азагы - июнь аена туры...
-
Поч.Сутер мәктәбе укучысы слетта катнашты
Казанда Россия төбәкләреннән килгән яшь инноваторлар, уйлап табучыларның слеты үтте. Слетта район мәктәптән тыш эшләр үзәгендә шөгыльләнүче Поч.Сутер мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Инсаф Нотфуллин һәм технология фәне укытучысы Алексей Кузнецов катнашты. Инсаф - республика, бөтенроссия конкурсларында, чемпионатларда күпсанлы призлы урыннар алган укучы. Укытучысы да иң яхшы рәтендә.
-
Урман утырту көне узачак
14 майда, табигатьне саклау һәм урманнарга сакчыл караш тәрбияләү чарасы буларак, традицион республика акциясе - Урман утырту көне үткәрелә. Райондашларыбызны бу чарада актив катнашырга чакырабыз. Рәшит Мозаффаров, Лубян урманчылыгы инженеры