Уңышны әкәм-төкәмнән саклыйк
Лайлалы әкәм-төкәм бакча уңышына зур зыян сала торган иң хәтәр корткычлардан санала. Бу - 5-70 миллиметр озынлыктагы, аксыл сыек лайла белән капланган, башында ике капшавычы булган, дымны яратучан моллюск. Шуңа күрә соңгы вакытта яңгырларның еш явуы алар өчен бик кулай, мондый мохиттә алар аеруча активлаша. Лайлалы әкәм-төкәм бәрәңге, бакча җиләге,...
Лайлалы әкәм-төкәм бакча уңышына зур зыян сала торган иң хәтәр корткычлардан санала. Бу - 5-70 миллиметр озынлыктагы, аксыл сыек лайла белән капланган, башында ике капшавычы булган, дымны яратучан моллюск. Шуңа күрә соңгы вакытта яңгырларның еш явуы алар өчен бик кулай, мондый мохиттә алар аеруча активлаша.
Лайлалы әкәм-төкәм бәрәңге, бакча җиләге, чәчәкләргә зыян китерә, әмма кәбестә, кишер, салатны бигрәк үз күрә. Яфракларын зур тишекләр ясап, тамыразыкларны буй-буй итеп ашый, өлгергән бакча җиләге - викториянең чит-читләрен кимереп чыга. Яшь үсентеләрне бөтенләй харап итәргә мөмкин
Уңыш алам дисәң, бу корткычны даими рәвештә юк итү чараларын күрергә кирәк:
-туфракны һәрчак йомшартып, янәшәдәге чүп үләннәрне чабып торырга,
-алдавыч итеп дымлы ботаклар яки такта куярга, лайлалы әкәм-төкәм андый җиргә кереп качарга ярата, иртән аларны шуннан җыеп кына аласы була,
-туфрак өслегенә яңа сүндерелгән известь (1 квадрат метрга 30 грамм) яки суперфосфат (1 квадрат метрга 30-40 грамм) сиптерергә. Бу эшне иртән-иртүк яки бик соң кич белән, корткычлар тукланырга чыккач башкарырга,
-рәт араларындагы һәм сукмаклардагы туфрак өслегенә кичен 10 квадрат метрга 30 грамм исәбеннән метальдегид гранулалары чәчәргә. Алдавычлар итеп, уймак кадәр генә өемнәр куярга мөмкин. Аларның нәтиҗәлелеге, яңгырлар яуса да югалмыйча, ике атнадан артык саклана,
-бер аш калагы тулар-тулмас нашатырь спиртын әкәм-төкәм качкан урыннарга ике-өч тапкыр сипсәң, эзләре дә калмаячак. Янә күренсәләр, бу эшне кабатларга мөмкин.
Известь, суперфосфат, метальдегид белән даими, пешермичә кулланыла торган яшел азык - суган (кыягы), салат, әнис (укроп), петрушка үскән түтәлләрне эшкәртергә ярамый. Башка яшелчәләр үскән җирләрне соңгы тапкыр уңышларын җыеп алырга 20 көн кала эшкәртергә мөмкин.
Фәрит ХӘКИМОВ,
"Россельхознадзор"ның дәүләт инспекторы
фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев