13 июль 2015 яңалыклары
-
Район җитәкчесе һәр тармакка төгәл бурычлар билгеләде
Район җитәкчесе Сергей Димитриев уздырган киңәшмәдә бүгенге көндә авыл хуҗалыгында торган төп мәсьәләләр - сөт җитештерүне арттыру, кайбер хуҗалыкларда аның кимүенә китергән кимчелекләрне төзәтү, терлек азыгы әзерләү, игеннәрне урып-җыюга техника хәзерлеге турында сөйләшенде. Шулай ук район җитәкчесе юл кырыйларын тәртипкә китереп, чүп үләннәреннән арындыру, кышкы ягу сезонына әзерлек, мәктәп балаларын...
-
Кадер кичәсе
Ислам дөньясында айлар арасында - Рамазан ае, көннәр арасында - җомга көне, кичләр арасында Кадер кичәсе иң мөбарәк вә иң мөкатдәсе буларак кабул ителгән. Бу көнне Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.) Коръән иңдерелә башлаган. Кадер кичәсенең Рамазан аенда икәнлеген белсәк тә, аның төгәл көне билгеләнмәгән. «Өмет» мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаев...
-
Уңышны әкәм-төкәмнән саклыйк
Лайлалы әкәм-төкәм бакча уңышына зур зыян сала торган иң хәтәр корткычлардан санала. Бу - 5-70 миллиметр озынлыктагы, аксыл сыек лайла белән капланган, башында ике капшавычы булган, дымны яратучан моллюск. Шуңа күрә соңгы вакытта яңгырларның еш явуы алар өчен бик кулай, мондый мохиттә алар аеруча активлаша. Лайлалы әкәм-төкәм бәрәңге, бакча җиләге,...
-
40 еллык очрашу (+Фото)
Вакыт бигрәк тиз уза. Безнең Янил урта мәктәбен тәмамлаганга да быел 40 ел булды. Шул уңайдан сыйныфташлар белән "Туган як" кафесында очрашып, мәктәп елларындагы кызыклы истәлекләрне барладык, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. ...Үзгәргәннәр, олыгайганнар классташлар. Әмма чәчләренә чал төшеп, маңгайларын сырлар капласа да, барысы да якын, кадерле. Зина, Тәнзилә,Нәкыйп, Рәис, Рафил, Рәфкать,...
-
Алла Пугачевага ни булган?
Кайбер гаммәви мәгълүмат чараларында җырчы Алла Пугачеваның үлеме турында хәбәр тараттылар. Җырчыга йөрәк өянәге булган, имеш. Әлеге чыганаклар аша Алла Пугачеваның халык арасында күптән күренмәве, ә автомобиленең Мәскәүдәге бер хастаханә янында торуы хәбәр ителә. Имеш, җырчы соңгы вакытта сәламәтлегеннән нык зарланган. - Кичә генә күрештем. Буш сүз. Барысы да яхшы,...
-
“Чиста шәһәр” оешмасы хезмәткәрләре үз эшләрен иртәнге сәгать дүрттә үк башлап җибәрәләр
Поселок урамнарындагы чүп-чарны җыеп йөрү генә түгел, тагын бик күп хезмәт йөкләнә аларга. "Ленин бакчасы" дип йөртелүче ял паркында да төзелешнең башыннан ахырына кадәр эшләделәр алар. Иң элек территорияне җыештырдылар, аннары балчык тараттылар, печән чәчтеләр, агач үсентеләре, чәчәкләр утырттылар. Хәзер дә тирә-юньне ямьгә төреп утыручы чәчәкләргә көн саен ике тапкыр...
-
Кукмараның “Халыклар дуслыгы” йорты “Нараткай”да зур бәйрәм үткәргән
"Нараткай" лагерендә тәрбияләнгән беренче смена балалары өчен районыбызның "Халыклар дуслыгы" йорты зур бәйрәм үткәргән. Бу көнне балалар удмурт, мари халыкларының мәдәнияте, Леонид Искаков җитәкчелегендәге "КнаВел" мари халык, Ольга Петрова җитәкчелегендәге "Зангари" удмурт фольклор ансамбльләренең уңышлары белән танышканнар. Берләштерелгән "Удмурт кенеш" милли-мәдәният җәмгыяте җитәкчесе Рима Зайцева әйтүенчә, әлеге коллективлар Татарстанның мәдәни...
-
Хәрбиләр казармасы җимерелгән,13 кеше һәлак булган
Кичә сәгать кичке 8 туларга 8 минутта Омск шәһәре читендәге Светлый бистәсендәге Һава-десант гаскәрләре уку-өйрәнү үзәгенең 4 катлы казармасында 2 нче каттагы секция җимерелеп, 4 нчедән 1 нче катка кадәр 2 тәрәзә арасы киңлегендә ишелеп төшкән. Ул вакытта личный составның ялы булган. Казармада һәлакәт вакытында 337 хәрби булуы, башта җимереклекләр...
-
Яшәтәсе иде әбиләрне
Кеше язмышлары бик төрле шул. Кемнәрдер гомер буе муллык-тигезлектә яши, ә кайберәүләр юклык күреп, авыр тормыш арбасын ялгыз җилкәсендә тартырга мәҗбүр. - Минем әбием Бибинур Сәлахова 1920 елда Өлге авылында дөньяга килгән, - дигән иде Бибинур карчыкның оныгы Эльдар Сәлахов. - Мин үзем әбиемне бик ярата идем. Кукмарада торсак та,...