"Тылсым" тернәкләндерү үзәгендә район китапханәсе хезмәткәре Тәскирә Сәлимова җитәкчелегендә "Ак калфак" һәм "Салават күпере" иҗат оешмалары белән берлектә, халык шагыйре Фәнис Яруллинның тууына 80 ел булуга багышлап, шагыйрьне искә алу кичәсе үткәрелде. Анда Фәнис Яруллинның тормыш юлына күзәтү ясалды, презентация күрсәтелде, шигырьләре укылды. Шагыйрьне якыннан белгән, аның белән егерме биш...
"Тылсым" тернәкләндерү үзәгендә район китапханәсе хезмәткәре Тәскирә Сәлимова җитәкчелегендә "Ак калфак" һәм "Салават күпере" иҗат оешмалары белән берлектә, халык шагыйре Фәнис Яруллинның тууына 80 ел булуга багышлап, шагыйрьне искә алу кичәсе үткәрелде. Анда Фәнис Яруллинның тормыш юлына күзәтү ясалды, презентация күрсәтелде, шигырьләре укылды. Шагыйрьне якыннан белгән, аның белән егерме биш ел аралашып яшәгән, Казанда үткәрелгән шагыйрьне искә алу кичәсендә катнашкан Зөмәрә Җиһаншина тәэсирләре һәм әдип турындагы истәлекләре белән уртаклашты.
Нет комментариев