Реклама
Хәбәрләр
Туембашта Рамазан ае уңаеннан җыен узды
Кичә, 8 августта, мөселманнарның иң зур бәйрәмнәреннән берсе - Ураза гаете билгеләнеп үтте. Шул уңайдан районыбызның барлык мәчетләрендә гает намазы укылды, гает вәгазе сөйләнде. Туембаш авылы мәхәлләсендә исә балалар җыены гөрләде. Биредә авыл мәдрәсәсенә сабакка йөрүче балалар милли уеннарда катнашып, үзләренең төрле сәләтләрен күрсәтә алды. Мәчет ишегалдында урнаштырылган казанда пылау...
Кичә, 8 августта, мөселманнарның иң зур бәйрәмнәреннән берсе - Ураза гаете билгеләнеп үтте. Шул уңайдан районыбызның барлык мәчетләрендә гает намазы укылды, гает вәгазе сөйләнде. Туембаш авылы мәхәлләсендә исә балалар җыены гөрләде. Биредә авыл мәдрәсәсенә сабакка йөрүче балалар милли уеннарда катнашып, үзләренең төрле сәләтләрен күрсәтә алды. Мәчет ишегалдында урнаштырылган казанда пылау пешерелде, табын артында сыйлану да оешытырылды. Быел Рамазан ае буена Туембашта көн саен ифтар мәҗлесләре үткәрелде. Әлеге ифтарларны матди яктан авыл халкы үзе тәэмин итте.
фото: http://images.yandex.ru/yandsearch
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев