Татарстанда лишай белән авыручылар саны арткан
Үткән ел белән чагыштырганда быел лишай (микроспория) белән авыручылар саны 4 процентка аркан. "Роспотребнадзор" хезмәткәрләре бу чирнең язын - кешеләр табигатькә чыккач, тагын да кискенләшүе турында кисәтә. Ул кеше тәненә зарарланган чәч, йон, тире кабырчыгы аша иярергә мөмкин. Аларда споралар ел ярым, ә туфракта ике айга кадәр сакланалар. Хайваннарда микроспория...
Үткән ел белән чагыштырганда быел лишай (микроспория) белән авыручылар саны 4 процентка аркан. "Роспотребнадзор" хезмәткәрләре бу чирнең язын - кешеләр табигатькә чыккач, тагын да кискенләшүе турында кисәтә.
Ул кеше тәненә зарарланган чәч, йон, тире кабырчыгы аша иярергә мөмкин. Аларда споралар ел ярым, ә туфракта ике айга кадәр сакланалар.
Хайваннарда микроспория булса, йөзләрендә, колак артында, тәпиләрендә йоннары коела. Кайвакыт сәламәт күренгән песиләр дә бу чирне йөртүче булып торалар, дип хәбәр итә mk.ru.
фото: http://hedgehogs.name/page-foto-lishai-u-cheloveka
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев