14 март 2015 яңалыклары
-
Югары Арбаш укучылары Алмаз Хәмзин белән очрашты (+ФОТО)
Югары Арбаш клубында зур бәйрәм булды. Укучылар танылган юмор остасы Алмаз Хәмзин белән очраштылар. Балалар аңа үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Очрашу күңелле узды.
-
Аш.Буҗида кышкы Сабантуй узды
Аш.Буҗи авылында спорт уеннары булып узды. Бәйрәмгә Арча һәм Балтач районнарыннан да яшь хоккейчылар килгәннәр иде. Бу көнне чын мәгънәсендә кышкы Сабантуй булды. Музыка уйнап тора, казанда пылау пешә, зур самоварларда чәй кайный, өстәлләр тәм-томнар белән хәстәрләнгән иде. Бу көнне авылыбызның яше-карты рәхәтләнеп ял итте. Авылдашыбыз Фәнис Хәмәтдинов спортчыларга махсус...
-
«Мунча ташы» театры музыканты фаҗигале рәвештә һәлак булган
12 март көнне кичке сәгать алтылар тирәсендә "Мунча ташы" эстрада театрының музыканты Альберт Абдуллов юл-транспорт һәлакәтендә вафат булды. - Арчада ике сеанслык концертыбыз булды. Альберт Абдуллов беренче сеанска килә алмады. Икенче сеанска килергә дип, Түбән Камадан Арчага юлга чыга. Саба районында юл чатында "КамАЗ" машинасы белән бәрелешкән булган. Әлегә кем...
-
Манзараста 1983 елгы ир кешенең мәете табылган
12 мартта, төнге сәгать унберләр тирәсендә, Манзарас авылының 1 Май урамындагы йортларның берсендә 1983 елгы ир-егетнең мәете табыла. Хәзерге вакытта 32 яшьлек ир кешенең үлеменә китергән сәбәпләрне ачыклау, тикшерү эшләре бара. Рамил НУРГАЛИЕВ, район эчке эшләр бүлеге начальнигы фото: http://begin-online.ru/news/Policija-nakryla-v-Ekaterinburge-shodku-kriminalnyh-avtoritetov
-
Татарча көрәш буенча Татарстан беренчелегендә Кукмара командасы бишенче урынны алды
Биектауда 1997-1998 елларда туган яшүсмерләр арасында татарча көрәш буенча Татарстан беренчелеге узды. Район сәламәтләндерү һәм өстәмә белем бирү үзәгендә шөгыльләнүче егетләр, Пенәгәрдә яшәүче Разил Фәйзрахманов (тренеры Таһир Әхкәмов), Олыяздан Нәфис Галиев (тренеры Илсур Нәҗмиев), Нырьядан Дмитрий Иванов (тренеры Эдуард Макаров) үз үлчәү авырлыкларында чемпион калдылар. Гомуми нәтиҗәләр буенча Кукмара командасы...
-
Татарстанда лишай белән авыручылар саны арткан
Үткән ел белән чагыштырганда быел лишай (микроспория) белән авыручылар саны 4 процентка аркан. "Роспотребнадзор" хезмәткәрләре бу чирнең язын - кешеләр табигатькә чыккач, тагын да кискенләшүе турында кисәтә. Ул кеше тәненә зарарланган чәч, йон, тире кабырчыгы аша иярергә мөмкин. Аларда споралар ел ярым, ә туфракта ике айга кадәр сакланалар. Хайваннарда микроспория...