Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Сәлам хаты" саваплымы? (сорау-җавап)

Хәзерге вакытта бик популяр булган, тиз арада бушлай текст алмашырга уңайлы WhatsApp системасы аша безнең телефоннарга нинди генә хәбәрләр, рәсемнәр, видеороликлар килми. Күп вакытта без аларны карап та тормыйча юкка чыгарабыз, яисә танышып чыкканнан соң башкалар белән алмашабыз. Шулар арасында дини темадагы хатлар аерым бер урынны алып тора. Укып чыкканнан...

Хәзерге вакытта бик популяр булган, тиз арада бушлай текст алмашырга уңайлы WhatsApp системасы аша безнең телефоннарга нинди генә хәбәрләр, рәсемнәр, видеороликлар килми. Күп вакытта без аларны карап та тормыйча юкка чыгарабыз, яисә танышып чыкканнан соң башкалар белән алмашабыз. Шулар арасында дини темадагы хатлар аерым бер урынны алып тора. Укып чыкканнан соң 10-20 дустыгызга җибәрегез, югыйсә, сезне күңелсезлекләр көтәчәк, моны үтәмәгән кеше шундый-шундый хәсрәт кичергән, үтәгәне, киресенчә, баеган, уңышка ирешкән дигән сүзләрне укыганнан соң, күңелгә хәвеф оялый, бар эшеңне калдырып тизрәк телефон кнопкаларына баскалап күчермәләр юллыйсың. Әлеге хатларга ышанырга кирәкме, андагы сүзләр дөреслеккә туры киләме икән дигән сорау белән без район имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиевка мөрәҗәгать иттек. Түбәндә аның җавабы бирелә:

-Әлеге хатны алып укыган һәркемнең күңелендә нинди уй кичерешләрдер - мин белмим, ләкин кабат-кабат телефонда әлеге хатны алып уку билгеле бер ризасызлык уята.

1990 елларда ук мондый хатларны почта тартмаларына салып йөрүчеләр бар иде, димәк тарихы кыска түгел. Кемнеңдер нияте изгелек эшлим әле дип, гөнаһка чумган, намазларын калдырган, мохтаҗ-фәкыйрьләрне оныткан мөселманнарның исләренә төшерү булгандыр. Шуның белән кешеләрне күбрәк изгелек кылырга, намаз укуның һәркемгә тиеш гамәл икәнен аңлатырга, уразаның фарызлыгына төшенергә өнди. Ләкин кешелек дөньясына Аллаһ Тәгалә тарафыннан килеп торган сынауларны шушы хатка бәйләп кую, тәкъдир белән килешмәү кебек килеп чыга. Чөнки ни дисәң дә, ялганны кулланып хаклыкны ирештереп булмый. Шуңа күрә дә изге эштә әлеге ысулны куллану килешеп бетми.

Элекке заманнарда мондый хатларны әле таратуы да күпме авырлык тудыргандыр; күчереп язарга, аннан таратырга кирәк. Хәзер исә бу хәл күпкә җиңеләйде. Бармак белән телефон экранына берничә баскалыйсың да, шуның белән эшең бетте.

Безнең өчен әлеге хатларны башкаларга тарату бәлки авыр да түгелдер, ләкин Пәйгамбәребез (Аллаһ Раббыбызның аңа сәламе һәм салаваты булсын) турында тикшерелмәгән, ялган мәгълүмат тарату бер дә кирәкле эш түгел. Аеруча төрле ырым-шырымнарга ышанучыларга әйтәсе килгән сүз шул: без күрәсен башкалар күрми, безгә киләсе каза почта тартмасындагы хатка карамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев