Өркештә “Изгеләр чишмәсе” ачылды (фото)
Өркеш авылында сөенечле, зур вакыйга булды - "Изгеләр чишмәсе" ачылды. Тантанада Югары Арбаш авылы мәчете имамы Фәнис абый Мортазин чыгыш ясады.
Өркеш җирлегенең мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан чәй өстәле, концерт әзерләнгән иде. Уеннардан, җыр-биюләрдән дә беркем читтә калмады.
Чара соңында Югары Арбаш мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Түбән Чәбиядә яшәүче Мостафиннар гаиләсе чишмәне төзекләндерүгә үзеннән зур өлеш керткән Шәмсетдин Гыйләҗетдиновка истәлек бүләге тапшырды, дип хәбәр итте Өркеш авыл җирлеге башлыгы Альбина Әгъләмова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев