Республиканың Икътисад министрлыгы Кукмарада киңәшмә үткәрә
4 июльдә 9.00 сәгатьтә район Советы бинасының зур залында Татарстан республикасының Икътисад министрлыгы вәкилләре тарафыннан киңәшмә үткәрелә.Киңәшмәнең максаты - кече һәм урта эшмәкәрлек объектларына дәүләт ярдәме күрсәтү чараларын тормышка ашыру турындагы мәгълүматны физик затларга, шәхси эшмәкәрләргә, крестьян(фермер) хуҗалыкларына җиткерү: -инновацион продукцияне тирәнтен тикшереп, җитештерүгә кертүче кече һәм урта эшмәкәрлекне яклау,...
4 июльдә 9.00 сәгатьтә район Советы бинасының зур залында Татарстан республикасының Икътисад министрлыгы вәкилләре тарафыннан киңәшмә үткәрелә.Киңәшмәнең максаты - кече һәм урта эшмәкәрлек объектларына дәүләт ярдәме күрсәтү чараларын тормышка ашыру турындагы мәгълүматны физик затларга, шәхси эшмәкәрләргә, крестьян(фермер) хуҗалыкларына җиткерү:
-инновацион продукцияне тирәнтен тикшереп, җитештерүгә кертүче кече һәм урта эшмәкәрлекне яклау,
- электр челтәре хуҗалыгына технологик тоташу, энергия саклау чаралары, энергетик тикшерүләр өчен эшмәкәрлек субъектларының түләүләрен субсидияләү,
-эшмәкәрлек субъектларының җиһазлар сатып алу белән бәйле чыгымнарын өлешчә субсидияләү.
Сораулар белән район Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегенә мөрәҗәгать итәргә. Телефоннар: 2-80-54, 2-60-54
фото: http://www.ieml.ru/node/964
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев