Хәбәрләр

Психологлар Лубян көллияте студентларына мастер-класс үткәрде

Лубян урман хуҗалыгы көллиятендә "Урта белем бирү уку йортларында психологларның эшчәнлегендә сәнгать терапиясе" республика фәнни-практик семинары булып узды. Биредә балаларның тискәре эмоцияләрен төзәтү, стресстан мөстәкыйль чыгу, начар кәефне җиңүдә арт-терапияләр темалары күтәрелде. Семинарда катнашучылар өчен релаксация сеансы, "Түгәрәк вазада мәк чәчәге" картинасын ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Чарада "Яшьлек", "Үзеңне танып...

Лубян урман хуҗалыгы көллиятендә "Урта белем бирү уку йортларында психологларның эшчәнлегендә сәнгать терапиясе" республика фәнни-практик семинары булып узды. Биредә балаларның тискәре эмоцияләрен төзәтү, стресстан мөстәкыйль чыгу, начар кәефне җиңүдә арт-терапияләр темалары күтәрелде. Семинарда катнашучылар өчен релаксация сеансы, "Түгәрәк вазада мәк чәчәге" картинасын ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Чарада "Яшьлек", "Үзеңне танып бел" түгәрәкләренә йөрүче студентлар да катнашты.

фото: http://myup.com.ua


Лубян көллият студентлар психологлар

Нет комментариев