Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Пирамида Мисырда гына түгел, Кукмара районының Чуллы авылында да бар

Йөзекнең кашы булган кебек, һәр авылның үз бизәкләре була. Әйтик, Киров өлкәсенә кул сузымында утырган Чуллының "визит карточкасы" дип моңарчы коечыларын гына белә идек. Ә бу юлы Чуллыга баргач, аның башка якларын да күреп-өйрәнеп кайттык. БЕЛЕШМӘ: Авылга нигез якынча 500 ел элек салынган. Халык саны: 215 кеше. Территориясе: 281 гектар....

Йөзекнең кашы булган кебек, һәр авылның үз бизәкләре була. Әйтик, Киров өлкәсенә кул сузымында утырган Чуллының "визит карточкасы" дип моңарчы коечыларын гына белә идек. Ә бу юлы Чуллыга баргач, аның башка якларын да күреп-өйрәнеп кайттык.

БЕЛЕШМӘ: Авылга нигез якынча 500 ел элек салынган.

Халык саны: 215 кеше. Территориясе: 281 гектар.

Авылда кибет, мәчет, клуб, мәктәп, китапханә эшли, ел саен Зәрә бәйрәмен үткәрәләр.

Биредән Бөек Ватан сугышында 130 ир-ат катнаша, 41е кире әйләнеп кайта. Бүген аларның берсе дә исән-имин түгел.

Күренекле шәхесләре: әфган сугышында батырларча һәлак булган Рәис Вәккасов, очучы-сынаучы, капитан Мансур Нигъмәтуллин, Татарстанның рационализаторлар һәм уйлап табучылар җәмгыяте президенты Мөхәммәтгали Әюпов.

Тау асты чишмәләре

Чуллыга килеп кергәндә авыл халкының мәчеткә җомга намазына барышы иде. Вәлиевләрнең өйләрендә әлеге көн хөрмәтенә табын да әзерләгәннәр. "Без Воркутада да һәр җомганы бәйрәмчә каршылыйбыз", - диде шул яклардан кунакка кайткан Айсылу ханым, Коръән укып утырган әтисенә намазлык җәя-җәя. Сәламәтлеге какшау сәбәпле, Шәмсетдин абый имам-хатыйплык итәргә хәзер мәчеткә йөрми, аның эшен Нурислам хәзрәт Нигъмәтуллин дәвам итә. Ә менә улы Гали - биредә үк мәэзин икән.

-Ике ел элек Гөлфәниям үлде, шуннан соң рәтем китте. Биш балама рәхмәт, картлык көнемдә терәк булып калдылар. Кызларым Фатыйма белән Айсылу Воркутада яшиләр. Улым Нуршат - Нократ Аланында, Фәсхетдин - Кукмарада, Гали - янымда. Элек дөнья фәкыйрь иде, Чуллыда да тормыш җиңел булмады. Әмма безнең халык тырыш, горур, - дип сөйләде авыл аксакалы Шәмсетдин абый. Ул Чуллының беренче шоферы да әле. Гаиләне туендыру өчен, яшь чагында Ерак Көнчыгыш, Артемовск шахталарында эшләп, Мурманскида балык тотып йөргән... Бабай намазын укып, миңа вәгазь сөйләп алган арада улы Гали дә кайтып керде.

-Күптән түгел мәхәллә акчасына мәчетнең эчке ягына ремонт ясадык. Зират коймасын тимер сетка белән әйләндереп алдык, - дип сөйләде Гали әфәнде. Аны авылда "уникаль кеше" дип йөртәләр. Чөнки ул авылның тарихчысы, шагыйре, җырчысы да, гомумән, бар яктан сәләтле кеше.

Чуллының коечылары турында күп тапкыр язсак та, Гали абый күрсәткән Нигъмәтулла коесы турында әйтми мөмкин түгел. 18 метр тирәнлектәге кайнап утыручы бу коеның суы җир өстенә ташып чыга, аннары кабат төпкә китә икән. Бер ел элек кенә ул бурасы таушалудан ишелеп төшкән... Коечылар авылы булса да, Чуллы халкы суны чишмәдән генә эчә. Һәрхәлдә, дистәләп чишмәгә экскурсия вакытында Гали абый шулай дип сөйләде. Чишмәләр дә биредә таулардан бәреп чыккан: Хәсән, Шәмсиҗамал, Сөләйман, Олы Чишмә, Кирәмәт, Нарат тавы асты чишмәләре - сәгатьләр буе йөрсәк тә, бөтенесен урап чыга алмадык.

Пирамиданың алтыны кайда?

Чуллыда әле дә серләре ачылмаган урыннар бар. Әйтик, Кирәмәт урманы утырган тау башында Гражданнар сугышыннан калган окоплар, штаб урыннары саклана. Хак булса, Азин дивизиясе Колчак гаскәрләре белән бәрелешкән вакытта сыеныр урын эзләп бирегә килгән. Шулай ук, бу тауда күпләп известь чыккан. Аны баржаларга төяп, Иске Бөр елгасы аша төрле шәһәрләргә озатканнар.

Авылның икенче бер тавында 18-19 гасырга караучы бер шәкерт каберлеге бар. Халык бу шәкертнең Мәчкәрәнең Үтәмешевләр мәдрәсәсен тәмамлап, туган ягы - Урта Азиянең Төркестан каласына кайтышлый юлда авырый башлавын һәм кинәттән үлеп китүен генә хәтерли. Гадәт буенча, юлчыны җан биргән урында җирлиләр. Бүген бу каберлек Ринат Нигъмәтуллинның бәрәңге бакчасы уртасында "утыра".

Тагын Чуллыда пирамида бар дисәм, ышанырсызмы?! Тик Мисырныкыннан аермалы буларак, биредә фиргавеннәр түгел, ә мари халкының билгеле бер шәхесе җирләнгән булган. Чуллыга тарихчылар килеп тикшеренүләр уздырганнан соң, мумия рәвешендә кеше күмелгән мондый каберлекләрнең республикабызда ике генә урында, шуларның берсе - Чуллыда булуын раслаганнар. Әлеге пирамиданың зурлыгы бәләкәй өй чамасы. Авыл халкы әйтүенчә, бу урында алтын да чыккан. Тик аны эзләгәндә бульдозер белән тауның түбәсен ишеп бетергәннәр. Хәзер пирамида бер калкулыкка гына охшап тора. Аның мумиясен мари милләтеннән булган берәү алып китсә, алтыны кайдалыгын беркем белми...

Кайры тун тегүче

Чуллы килене Зәйтүнә Әюпова - тирә-якта үзе теккән кайры туннары белән танылган ханым. Әлеге өс киеменә заказ бирү өчен, заманында аңа хәтта Сәмәркандтан ук килә торган булганнар. Илебезгә Кытайда җитештерелгән кием-салым кертелә башалагач кына бу туннарга ихтыяҗ беткән. Әмма сораучы булса, Зәйтүнә апа әле дә төн эчендә бер тун җитештереп бирә алам, ди. Ә күнне эшкәртергә Зәйтүнә апа туган ягы - Вахитнең бүрек артелендә эшләгән чагында өйрәнә. Аннары ул күп еллар Кукмара мех фабрикасында хезмәт куя. Юрган сыручыдан башлап, өлкән мастерга кадәр күтәрелә.

-Йон, кислота арасында эшләгәч, акчаны шахтадагы кебек алдык. Бер тунны 50 сумга тектем ул чагында. Кронштадт, Зеленоград, Ленинград, Норильск, Чита - туннарымны кимәгән кеше калды микән ул якларда? Аллаһка шөкер, тун тегүем аркасында дүрт баламны да югары белемле иттем. Кече улым Ильяс Тәмтедәге техникумга кукуруз самолеты һәм су ракетасы белән генә йөреп укыды. Аңа иң беренче теккән туным акчасына 49 сумлык гармун да алып бирдем әле, - диде ул.

Тагын Зәйтүнә апа кайры тунын киеп, остеохондрозын да дәвалаган...

"Аяксыз" шофер

-Мин - икенче хатыны, - дип, шаяртып каршы алды капка төбеннән үк Мәдинә апа Газизуллина. - Аның беренче хатыны машина булды. Ул һөнәрен шулкадәр яратты, аяклары турында да уйламады, 50 ел руль артыннан төшмәде. Ә мин 33 ел Туембашта почта өләштем.

Моннан 51 ел элек кавыша әлеге пар. Чөкердәшеп яшәп килгәндә, Габделнур абыйга поезд белән сәфәр чыгарга туры килә. Кыш була бу, аяк асты бозлавык чак. Шулай басып торганда Габделнур абый кинәт таеп китә һәм инде кузгалып баручы поезд астына эләгә, аякларының өчтән бере өзелә...

-Мине тиз генә рельстан тартып алдылар. Тубыкларда калган итек кунычларын ярып, жгут салдылар да Нократ Аланы дәваханәсенә озаттылар, - дип искә ала хәзер Габделнур абый. - Анда бер ай яткач, ике якка култык таяклары кыстырып, Казанга протез эзләп киттем. Аякларсыз булуымны күреп торсалар да, 3 ай көтәргә куштылар. Ярый әле кесәмдә акчам бар иде: саттым да алдым... Аллаһка шөкер, протез белән яшәсәм дә, аякларым бер тапкыр да авыртмады, сызламады. Кызыбыз Венера туды. Бүген оныклар, оныкчыклар кадер-хөрмәтендә яшибез.

Ә тулы тормыш белән яшәвенең серен Габделнур абый хезмәттә күрә.

-Әгәр ихтыяр көчемне җыеп, машинага утырмаган булсам, гомерем үз-үземнән кимсенеп узар иде. Авырлык килгәндә өйдә елап утырасы түгел, кеше арасына чыгасы, җир җимертеп яшисе, - дип шөкер итә ул бүген. Шулай ук гел янәшәсендә булган хәләл җефете Мәдинә апага да рәхмәтен укып туя алмый Габделнур абый.

-Соңгы вакытта "сызланам" дигәне ишетелә. Шуңа күрә капчык та күтәртмим, йокларга ятканда да булышам. Ир кеше - серле кеше ул, кызым. Ә аның сер сандыгы тулы була, шуны онытма, - дип, киңәшләрен биреп озатып калды Мәдинә апа.

Тарихы

Авылның як-ягын таулар челтәре бизәп тора. Аның иң биек ноктасына ак таштан "Чуллы" дигән язу тезгәннәр. Әлеге язуның торышын Айрат Минһаҗев карап-кайгыртып тора икән.

Чуллының килеп чыгышы турында берничә риваять яши. Әйтик, моннан 5 гасыр чамасы элек бу урында удмурт, мари халкы яшәгән. Камага коючы Чаллы елгасы буендагы бер авылдан 7 гаилә сөрелеп бирегә килгәч, җирле халыкны кысрыклый башлаганнар. Удмурт, мариның ислам динен кабул итмәгәне авылдан чыгып киткән. Авылга Чуллы дигән яңа исем бирелгән.

-Як-якта чишмәләр, ташлы кыялар, таулар күп булганга, авыл Чуллы дип "ташлы кыя" мәгънәсендә дә аталырга мөмкин, - ди авыл тарихын әле студент елларында ук өйрәнгән, хәзер башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлназ Нигъмәтуллина. - Тагын бер риваять буенча, бирегә иң элек Шәкүр каракның туганы Бәкер һәм аның дуслары килеп урнаша. Алар бу тирәдән узучы юлчыларны талый торган булганнар. Шуңа күрә Чуллы яныннан атлы юлчылар җилдертеп кенә узганнар.

Авылның беренче сәүдәгәре Әгъләметдин Хәнәфиев Чуллыда ике катлы йорт тоткан. Аның беренче каты таштан булып, кибет, икенче каты агачтан булып, кунакханә һәм эш бүлмәсе итеп файдаланылган. Әлеге бина бүгенгәчә сакланмаган.

***

Чуллыга килгәч тә: "Бер килүдә генә авылыбызны өйрәнеп бетерә алырсың микән? Бездә дару үләннәре җыеп киптерүче Рәшидә Җиһаншина, коеларга боҗра ясаучы Фердинанд Гыйниятуллин, агач эшләре белән шөгыльләнүче Мәхмүд Зыятдинов, пич чыгаручылар Мәҗит Хаҗиев һәм Фәрит Камалетдинов, чишмәләр карап торучы абыйлы-энеле Гайнуллиннар һәм Мотыйгулла Гыймадиевлар бар", - дигәннәр иде. Хәер, алар турында язарга Чуллыга бармый тормабыз әле!..

Гөлназ ГАЛИМҖАНОВА.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара мисыр пирамида