1 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Татарстанда 8 яшьлек кыз баланы көчләгән ир-атны эзлиләр
Казанда торак йортларның берсендәге лифтта 8 яшьлек кыз баланы көчләгән билгесез ир-атны эзлиләр. 2013 елның 11 сентябрендә Казан шәһәрендә Дементьев урамындагы йортларның берсендә билгесез ир-ат 8 яшьлек кыз баланы көчли, дип хәбәр итә Татпресса.ру мәгълүмат агентлыгы. Әлеге факт буенча РФ җинаятьләр кодексының 132 маддәсе, 4 бүлеге, "б" пункты буенча (...
-
Көзге чакырылышта районыбызның 86 егете солдат итеге киячәк (+фоторепортаж)
Бүген, 1 ноябрьдә, район Мәдәният йортында көзге чакырылышта армия хезмәтенә алынучы егетләр өчен бәйрәм узды. Әлеге чарага булачак солдатлар, аларның әти-әниләре, мәктәпләрнең унынчы сыйныф укучылары чакырылган иде. Бәйрәмдә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Розалия Галиева, район хәрби комиссары Равил Гафиев һәм башкалар чыгыш ясады. Бәйрәм җыр-биюләр белән...
-
Кукмара районында "Игътибар - балалар!" акциясе башланды
"Игътибар - балалар!" кисәтү акциясе старт алды. Акция 10 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Укучыларның көзге каникуллары чорына туры килүче акциянең төп максаты - балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләренең санын киметү. Агымдагы елның 10 аенда Кукмарада балалар белән бәйле 6 фаҗига теркәлде, 1 баланың гомере өзелде, 8 бала төрле тән...
-
Кукмара суд приставлары быел бурычлыларга 25 миллион сумга якын арест салган
Суд приставы хезмәткәрләре бүген үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Татарстан Республикасы буенча федераль суд приставлары Идарәсенең Кукмара район бүлеге тарафыннан быелның 10 аенда 6531 эш кузгатылган, шуларның 6117 се ябылган. Агымдагы елның 10 аена 6 миллион 679 мең сумлык салым, 1 миллион 388мең сумлык штраф, 830 мең 895 сумлык башкару...
-
Якташыбыз Ринат Мөхәммәтшинның изге эшләре калды
Мөселман халкы изге айларны зур әзерлек белән каршы ала. Олы бәйрәмебез - Корбан гаете безнең "Кояшкай" социаль приютында аеруча көтеп алына торган көн. Шулай булмый мөмкин түгел, чөнки бу көнне иртәдән кичкә кадәр корбан итеп чалынган ит, тәм-том, җиләк-җимеш алып килеп, безнең балаларыбызны сөендерүчеләр күп була. Инде дистә елга якын...
-
Кукмара музее ачык ишекләр көне уздыра
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көнендә Кукмара төбәкне өйрәнү музее 9 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр ачык ишекләр көне үткәрә. Керү бушлай. Рәхим итегез!
-
Адай клубында ветеран укытучыларны хөрмәтләделәр (+фоторепортаж)
Адай авылы клубында укытучыларга багышлап "Сез иң гүзәл кеше икәнсез" дигән кичә үткәрелде. Ветеран укытучылар Хәлимә Мөхәммәтгалиева, Фәния Сабирова, Гүзәлия Гомәровалар беренче булып сәхнәгә чакырылдылар. Шулай ук хөрмәтле Гөлфәния Мөхәммәтшина, Маулиза Низамиева да бәйрәмдә көтеп алынган кунак иде. Барлык мөгаллимнәр дә укучыларыннан бары рәхмәт сүзләре генә ишеттеләр, күңелле истәлекләрне хәтерләрендә...
-
Пирамида Мисырда гына түгел, Кукмара районының Чуллы авылында да бар
Йөзекнең кашы булган кебек, һәр авылның үз бизәкләре була. Әйтик, Киров өлкәсенә кул сузымында утырган Чуллының "визит карточкасы" дип моңарчы коечыларын гына белә идек. Ә бу юлы Чуллыга баргач, аның башка якларын да күреп-өйрәнеп кайттык. БЕЛЕШМӘ: Авылга нигез якынча 500 ел элек салынган. Халык саны: 215 кеше. Территориясе: 281 гектар....
-
Районыбыз пенсионерлары "Тылсым"да кул эшләренә өйрәнә (+фоторепортаж)
"Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә инвалидлар, пенсионерлар өчен "Оста куллар" түгәрәге эшли. Кул эшләренә өйрәнергә теләге булган кешеләр бирегә дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә килә алалар. Түгәрәкнең эшче 14 сәгать 30 минутта башланып, 16 сәгатькә кадәр дәвам итә.