Террорлыкны һәм экстремистлыкны кисәтү максатында Камышлы урманы буенда урнашкан "Нараткай" лагеренда күчмә чара узды.
Биредә ял итүче балалар белән террорлыкның төрләре турында әңгәмә оештырылды, "Террорлыкка - юк!" дигән видеофильм күрсәтелде, гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча викторина ткәрелде. Викторина нәтиҗәләре буенча "220В", "Террорга каршы", "Пингвиннар" командаларына истәлек бүләкләре тапшырылды. Шулай ук малай-кызларга белешмәлекләр дә таратылды.


Нет комментариев